БОЛГАР АКАДЕМИЯСЕ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Болгар академиясе ни өчен кирәк?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Болгар ислам академиясе булдыру, Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызу турында Указга кул куйды.

Бу хакта дин әһелләре һәм халык нинди фикердә? Шушы сорау белән без озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, аннан соң музей җитәкләгән, аны күп төрле мәгълүматлар белән баету буенча үзеннән зур өлеш керткән, районыбыз тарихы, танылган шәхесләребез язмышы белән кызыксынган, шулар турында китаплар авторы Ринат Фазлыйәхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

– Академия кирәк. Ни өченме? Хәзер ислам дине турында төрле фикерләр йөри. Төрле агымнар күбәйде. Һәрберсенең үз карашы. Яшьләр безнеңчә фикер йөртми бит. Урта Азия ягыннан килеп эшләүчеләр бар. Аларның да карашлары икенче. Үз карашыбызны, төпле фикеребезне булдыру өчен дин әһелләрен укытырга кирәк. Укытып кына калмаска, сынау да алырга. Югыйсә, яшьләребез Төркия, Иран, Гыйрак, Гарәп Әмирлекләрендә белем алып кайта.

Ислам академиясе булгач, хрис- тиан дине турында да онытмаска кирәк. Бездә толерантлык. Башка бер җирдә дә бездәге кебек милләтләр дуслыгы юк. Аларны тарих шулай бәйләгән. Татар милләте рус динендә дә, татар динендә дә булган, ди тарихчылар. Заманында керәшеннәр дә христиан динен үз теләкләре белән кабул иткәннәр, дигән фикерләр дә яши. Татар милләтен саклап калу өчен толерантлык кирәк. Татарлар арасында рус динен алучылар булган кебек, урыслар арасында да татар динен танучылар бар. Прозаик Равил Бохараевны гына алыйк. Хатыны ислам динен алды. Андый гаиләләр бик күп. Милләтчеләр уйлаганча, кем исламда түгел, ул дошман, дигән фикер дөрес түгел. Бу ике әйбер дә тигезлек һәм бердәмлек өчен кирәк.

Арчадагы Покров Мәрьям Ана чиркәвеннән Василиск атакай фикеренә дә колак салыйк.

– Кирәк. Бүгенге, киләчәк буынны тәрбияләү өчен кирәк. Күреп торасыз, илдә нинди генә хәлләр юк. Кирәк икәнен беләбез, дөрес итеп укытсыннар да иде. Югыйсә, мең төрле агым барлыкка килде. Ә Болгар ул – изге урын. Ничек торгызылды! Юкка гына булмасын иде.

Ә Казан Мәрьям Ана иконасы соборына килгәндә... Ул урында храм бар иде инде. Революциядән соң җимерделәр. Шул урында яңа собор төзү турында сүзләр күптәннән йөрде. Ниһаять, тормышка ашырыла.

Ул кирәк, барыбыз өчен дә кирәк. Иң авыр вакытларда барыбызны да шул коткарды.

– Ничек коткарды соң ул?

– Казан Мәрьям Ана иконасы мог- җизалар тудыручы. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да бар һәм шулай ук атала да. Алар төшереп алып киткән Казан Мәрьям Ана иконасы, шуңа исеме дә сакланып калган. Ә ничек коткаруына килгәндә... Сугыш елларын искә төшерегез. Немецлар Мәскәүгә кадәр килеп җитте. Шунда дин әһелләре Сталин белән очрашып, үз фикерләрен, теләкләрен җиткерде. Һәм Мәскәүдәге Казан Мәрьям Ана иконасы белән Мәскәү тирәли очтылар. Немецның Мәскәүгә көче җитмәде. Ленинградны әйләнеп чыктылар. Блокада булды, аны да өзделәр. Дошманнар Ленинградны ала алмады. Тагын шундый мисаллар китерергә була. Болар бар да шушы могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасы көче.

– Республикабызда толерантлык өстенлек итә. Бу тигезлек һәм бердәмлекне күрсәтә, – диде район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев. – Буталчык заманалар башланды бит. Яшьләребез чит илләргә укырга китте. Аларның төгәл үз фикерләре юк иде. Ә чит ил ул үз идеологиясен кертә. Аерма бик зур. Безнең табигать тә, киемнәр дә, ризык та икенче. Хәләл икәне билгеле, анысы. Тик шикле әйберләр дә бар. Сәяси яктан да аларның фикерләре дөрес түгел. Шуңа академия, һичшиксез, кирәк. Үз остазларыбыз, сәясәтне, халыкны, халык менталитетын аңлый торган үз дәвамчыларыбыз бар. Үзебезнең җирлектә белем бирү дә зур мәгънәгә ия.

Ә соборга килгәндә... Башка динне сүкмәгез, алар да сезне сүкмәс, диләр. Аларның үз гыйбадәтләре. Әмма ислам динендә аларга каршылык юк. Пәйгамбәрләребез, шул ук Гайсә пәйгамбәрне алыйк, инкарь ителми. Безнең динебез – татулык дине. Диннәр арасындагы сугыш – радикаль агымнар, саташкан, адашкан кешеләр эше ул. Калганын халык үзе хәл итә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International