ҮСЕШ ТӘ, ПРОБЛЕМАЛАР ДА БАР

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Үсеш тә, проблемалар да бар

Район иҗтимагый советының чираттагы утырышында “Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү проблемалары һәм перспективалары турында”гы мәсьәлә каралды.

— Хәзерге вакытта районда бер мең чамасы кече эшмәкәрлек субъект- лары теркәлгән, аларда 2300 кеше эшли, — диде иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов үзенең чыгышында. — Бу барлык эшләүчеләрнең 15 процентын тәшкил итә. 100 кешегә туры килә торган эшмәкәрләр саны буенча безнең район республиканың уртача күрсәткеченнән калыша әле. Эшмәкәрләрнең 50 проценты сәүдә өлкәсенә туры килә (ике ел элек кенә 70 процент иде), авыл хуҗалыгы өлкәсендә 12 проценты эшли.

Соңгы елларда җитештерү өлкәсендә шөгыльләнүчеләргә зур игътибар бирелә: технопарклар, технополислар һәм сәнәгать мәйданчыклары төзелә. Безнең районда әлегә аккредитация үткән бер генә сәнәгать мәйданчыгы бар.

Районда авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә игътибар зур. 15 меңнән артык шәхси хуҗалыкта барлык мөгезле эре терлекләрнең — 25, сыерларның — 34, атларның — 38, сарыкларның 73 проценты асрала. Җитештерелгән продукция өлеше дә шул чама.

Авылда уңышлы эшләүче эшмәкәр булуы анда яшәүчеләр өчен дә уңай. Михайловкадан Евгений Гаврилов, Илдустан Хәбибрахмановлар, Көтектән Дамир Шакирҗанов, Түбән Мәтәскәдән Фәрит Сабиров һ.б. авылларда көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булышалар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча урынбасары Олег Спичкин районның төп социаль–икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.

— Республика җитәкчелеге һәр айның районнарның үсеш мониторингын алып бара, — диде ул. — 2015 елның 9 ае йомгак- лары буенча безнең район 39нчы, шәһәр һәм авыл халкы булган 18 район арасында 13нче урында. Районның хәле, беренче чиратта, анда теркәлгән предприятиеләрнең финансына, җитештерүнең торышына бәйле.

Районда “АСПК”, сөт комбинаты, “Арча МСОсы”, “Татавтодор” филиа- лында чагыштырмача югары хезмәт хакы (23 мең сумнан 27 мең сумга кадәр) түлиләр. Ә Яңа Кенәр торак–коммуналь хуҗалыгында, “Землемер”, “Газстройгарант” ширкәтләрендә, сәүдә өлкәсендә (аеруча “Арча сәүдә идарәсе” системасында) уртача хезмәт хакы 10 мең сумга да җитми.

— Районда эшмәкәрлек үсешенең бүгенге дәрәҗәсе җитәрлек түгел, — диде Олег Спичкин. — Без үзебезнең алга чыгарыла торган продукциянең төрләрен, күләмен арттыру һәм яңа эшмәкәрләр булдыру бурычын куярга тиешбез. Бергәләп эшләгәндә генә җан башына керем, уртача хезмәт хакы, инфраструктура тәэмин ителеше дәрәҗәсе кебек күрсәткечләрнең үсүенә ирешә алачакбыз.

— Районда эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән беррәттән, крестьян–фермер хуҗалык- ларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен дә шартлар бар һәм алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә үз өлешләрен елдан–ел арттыралар, — дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Бүген районда 100дән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә.

Фермер хуҗалыклары быел 9 айда 181 млн. сумлык продукция җитештерделәр, аларга 105 млн. сум акча керде. Җитештерелгән продукция районның 5,3 процентын тәшкил итә, акча кереме — 7,8 процент. Фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен югарырак бәягә сата алганнар дигән сүз бу.

Быел крестьян–фермер хуҗалыклары 24 млн. сум дәүләт ярдәме алдылар.

Районда иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе Айдар Сабиров дәүләт ярдәме белән башкарылган эшләре турында сөйләде: “Иң мөһиме — курыкмаска, тәвәккәл булырга кирәк”, — диде ул.

Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамова әйтүенчә, “Кече эшмәкәрлек һәм мәшгульлекне үстерүгә ярдәм” программасы гамәлдә. 2015 елда 8 эшсез кеше шәхси эшмәкәр булып теркәлгән.

— Проблемалар да бар, — диде ул. — Субсидия алырга теләүчеләр үз эшеңне булдыруның бөтен нечкәлекләрен күз алдына китереп бетермиләр, хәтта нинди эшчәнлеккә алынырга икәнлеген дә аныкламыйча киләләр. Эксперт советына андыйларны кире кагарга туры килә.

Иҗтимагый совет әгъзасы, “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин үзенең чыгышында шәхси хуҗалыклар җитештергән продукциянең, аерым алганда сөтнең сатып алу бәясе бик түбән булуын әйтеп үтте. Бу проблема безнең районда озак вакытлар хәл ителми килә, моңа авылда яшәүче газета укучыларыбыз да борчыла. Ә бит республикада уңай мисаллар бар. Әйбәт бәяләр булса, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимемәячәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен соңгы елларда күп мөмкинлекләр тудырылуын әйтте. Быел 15 кеше терлек тораклары төзергә 200әр мең сум кире кайтарылмый торган субсидия алды. Продукция бәясенә килгәндә, безнең районда да югарырак бәя түләүчеләр бар. Һәр авылда әнә шундый сөт җыючылар табарга кирәк.

Утырышта муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International