Солдатта булган, диләр... яки Шиханыга сәяхәт

2015 елның 13 ноябре, җомга

Солдатта булган, диләр... яки Шиханыга сәяхәт

Балаларын армия сафларына озаткан аналарның күңел кичерешләрен күз алдына китерүе авыр түгел. Назлап кына үстергән сабыеңны ел буена күрмим, дигән сүз бит ул. Шунысына сөенергә кирәк, тыныч заманда хезмәт итә балаларыбыз. Бүген алар турында ата–аналар гына түгел, җитәкчеләр дә кайгырта.

– Һәр хәрби часть белән даими элемтәгә кереп, егетләребезнең хәлләрен белеп торабыз, алар турында хатлар яздырып алабыз. Телекүперләр аша аралашу да үз нәтиҗәсен бирә. Ә менә үзебезнең район шефлык күрсәткән Саратов өлкәсенең Шиханы шәһәрендә урнашкан хәрби частьта хезмәт иткән егетләребез белән дүртенче ел инде яннарына ук барып очрашабыз, – ди Татарстан Респуб- ликасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.

Быел 3 ноябрьдә хәрби комиссар яңадан Саратов якларына юл алды. Аңа район әфганчыларының “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Рәмис хәзрәт Гарифуллин, Лесхоз мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы Рәис Фәйзрахманов та (улы Динар биредә хезмәт итә) кушылды. Егетләрнең хәрби частьтагы тормышларын хәбәрче күзлегеннән күреп, әти-әниләргә җиткерү максатыннан мин дә иярдем.

– Солдатлар янына хәрби частька барып йөрү хәрби комиссарларга мәҗбүр ителми. Әмма мин бар да яхшы буласына ышандырып улларын армия сафларына озатам икән,  алар исән–сау әйләнеп кайтканчы ата–аналары алдында үземне җаваплы итеп тоям һәм аларның хәлләрен белешеп торуны үземнең бурычым дип саныйм. Шефлык иткән хәрби часть буларак та безнең ике арада элемтә өзелми, – ди Алмаз Борһанов.

Саратов өлкәсенең Шиханы шәһәренә “ГАЗель” машинасында нәкъ тә 10 сәгать бардык. Кечерәк кенә шәһәр. Хәрби шәһәрчек исә аннан бераз киткәч урнашкан. Анысы зурлыгы, матурлыгы белән гаҗәпләндерде. Яшеллек эчендә утырган бу шәһәрчектә кибетләре дә, кунакханәләре дә, парклары да, ял итү урыннары да бар. Без “Русь” кунакханәсенә урнаштык.

Тырыш халык

Икенче көнне солдатлар белән очрашуга киттек. Биредә безнең районнан 65 солдат хезмәт итә. 3 ноябрь көнне кайтырга ике атна калды, дип сөенче алганнары озакламый өйләрендә дә булыр инде. Әле яңа гына килеп, солдат тормышына күнегә генә башлаганнары да бар. Безне штаб начальнигы Сергей Селезнев белән шәхси состав белән эшләү буенча командир урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Антончев каршы алды.

– Минем татарларга мөнәсәбәтем аеруча яхшы, – диде Сергей Селезнев. – Алар хезмәт сөючән, тырыш, тәртипле, җавапчыл. Менә минем шәхси шоферны гына алыйк. Күпме эшләп, андый намуслы, булган, өлгер егетне очратканым булмады. Калырга кыстап карыйм да, теләми шул.

Мактаулы шоферы Штерә егете Нияз Ибраһимов булып чыкты. Кечерәк кенә буйлы, гел елмаеп торучы бу яшь солдат белән сөйләшмичә түзә алмадым.

– Хезмәт итәргә 45 көн калды, – ди Нияз. – Кайтмый булмый, укып бетерәсе бар.

Телефон номерын алып, кайткач әнисе Гөлнурга да командир сүзләрен җиткердем. Әни кешегә күп кирәкмени, шатлануын телефон аша да тойдым.

– Нияз шалтыратты инде. Яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт, – диде Гөлнур.

 

Ял итү урыны бу

Сергей Селезнев Арча делегациясен казармалар буенча йөртеп, солдатларның яшәү шартлары белән таныштырды. Казармаларга керү белән беренче булып чисталык күзгә ташлана. Бәдрәф, юыну бүлмәсе, душ кабиналары...

– Мунча юк хәзер, менә шундый заманча душ кабиналары. Киемнәрне юу өчен кер юу машиналары. Ял көннәрендә, берәрсенең туган көнендә утырып чәй эчәргә теләсәләр, ап-ак ашъяулык җәелгән өстәлләр белән аерым бүлмә, киемнәр үтүкләргә, нәрсәдер тегәргә, чәч кисәргә уйласалар, көнкүреш бүлмәсе бар, – дип һәрберсен күрсәтә-күрсәтә аңлатып йөрде Сергей Селезнев. – Мондагы солдатлар өчен тудырылган шартларны күрәм дә, исем китә, армия түгел, ял итү урыны  бу.

Дөресен әйтергә кирәк, кайбер нәрсәләргә үзем дә аптырап йөрдем. Идән юган, бәрәңге әрчегән солдатларны күрергә уйлаган идем. Бактың исә, биредә идәнне зур-зур тузансуырткычлар, ашханә идәннәрен хезмәткәрләр юа, ашарга пешекчеләр әзерли. Аяк киемнәрен киптерү өчен дә махсус урын бар. Башкасын әйтмим, торгач ялан тәпи идәнгә басмас өчен ятаклары янына кечкенә генә паласка кадәр куйганнар.

–Һәр солдатка 68 мең сумлык бер комплект кием бирелә. Иртәнге зарядкага чыгу өчен көзге, язгы спорт киемнәре, кроссовкаларга кадәр бар, – дип күрсәтте С.Селезнев. – Безгә спортчы егетләр дә килсен иде. Җиңел атлетика, чаңгы, гер күтәрү һәм башкалар буенча. Хәрби частьлар арасында ярышлар үткәрелеп тора.

Ашханәдә дә булдык. Андагы чисталыкка, матурлыкка сокланып карарлык. 

–Өч беренче, өч икенче аш тәкъдим ителә. Кайсын телиләр, шунысын сайлап алырга була. Аннан ризык сайлауны автоматлаштырырга җыеналар. Ягъни, бер яктан автомат кнопкаларына басалар, бармак эзләре мәгълүматлар базасына кертелгән, икенче якта заказ бирүче солдатның фоторәсеме һәм сайлаган менюсы чыга, – дип аңлатты Алексей Антончев. – Буйлары, авырлыклары тиешле дәрәҗәгә җитмәгән солдатлар өчен аерым туклану оештырыла. Үзебезнең табиблар тикшергәннән соң, солдатка шундый “диагноз” куйсалар, аны госпитальгә салып, яхшыртылган туклану билгеләп (икеләтә порция биреп), тиешле авырлык җыйганчы, шунда тоталар.

Без дә солдат ризыгыннан авыз иттек. Егетләрнең тамаклары туядыр, дип уйлыйм, чөнки икенче ашны ашарга минем урын  калмады инде.

– Без хезмәт иткәндә, 1975–1977 елларда, мондый шартлар турында хыяллана да алмадык. Исем китеп карап йөрим, – диде безне бирегә алып килгән “ГАЗель” шоферы Мөдәрис Дәүләтбаев.

 

Горурланып утырдылар

Якташларыбыз белән без кызыл почмакта очраштык. Зал тулы иде. Бөтен Татарстаннан килгән егетләр җыелган. Безнекеләр башларын югары тотып, алар алдында горурланып утырулары белән аерыла. Әле кайдан килеп солдатларның хәлләрен белгәннәре бар?!

– Илнең төрле почмагыннан килгән солдатлар хезмәт итсә дә, монда кадәр килеп аларның хәлләрен белүчеләр бер сез генә, – диде Алексей Антончев.

Очрашудан файдаланып, штаб начальнигы Рәис Фәйзрахмановка яхшы хезмәте өчен улы Динарга бирелгән грамота тапшырды.

–Биредә минем улым да, укучым Рәсим Заһидуллин да хезмәт итә, – диде Рәис. – Үзем дә солдат хезмәте үттем. Улым үсеп җиткәч тә, армиядән калу турында сүз дә булмады. Сезнең өчен барлык шартлар тудырылган. Командирларыгыз яхшы. Аларны тыңлагыз, югары дәрәҗәдә хезмәт итегез. Әти-әниләрегез генә түгел, районда да сезнең белән горурланырлык булсын.

– Менә шулай әти-әниләрегезгә рәхмәт хатлары тапшырырлык яхшы хезмәт итү – алар өчен бик зур шатлык. Җиңел солдат тормышы телим сезгә. Солдат–запастагы сержант дигән учетка куйганчы, сезнең өчен җаваплы мин. Йөзгә кызыллык китермәгез, – диде Алмаз Борһанов һәм егетләргә Арча һәм Әтнә районнары җитәкчеләре, әти-әниләр исеменнән күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды.

–Бер-берегезгә ярдәм итегез, бергә булыгыз. Украина, Сириядә булган хәлләрне сезгә күрергә язмасын, исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз, – дип өстәде Сергей Баһаветдинов.

Армия һөнәрле итте

Рәмис хәзрәт тә егетләргә киңәшләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде, дога укыды. Аннан кунаклар солдат якташларыбыз белән бергәләп һәйкәлләргә веноклар салдылар, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Егетләр солдатларча стройда да йөреп күрсәттеләр. Сорауларга җавап- лар бирергә, аерым аралашырга да вакыт табылды.

– Кайтырга 236 көн калды, – диде Адель Нуриев. – Җәен бик рәхәт иде. Кышкы салкыннар башлану белән ничек булыр.

– Шушы араларда кайтам инде, – диде Раил Шәвәлиев. – Ел буе БТРда йөрдем. ДОСААФта хәрби комиссариат укыткан иде. Һөнәрле булып кайтам.

– Әнигә миннән сәлам әйтегез. Борчылмасын, безнең монда бар да әйбәт, – диде Рүзәл Хәбибуллин.

Күптән түгел генә үзебез озатып җибәргән Түбән Курса егете Фирдүс Шәрәфиевтан да хәлләрен сораштык.

– Акрынлап ияләшәбез. Азрак сагындыра, анысы. Ял көннәрендә, бәйрәмдә телефоннан сөйләшеп торабыз.

– Яшь солдат, дип кыерсытмыйлармы?

–  Юк, монда андый нәрсә юк.

Саубуллашыр вакыт җиткәч кенә егетләр бераз моңсуланды. Машинаның алдына чыга-чыга, аннан күздән югалганчы кул болгап, карап калдылар. Ул көнне аларны тагын бер сюрприз көтә иде. Алмаз Борһанов сөйләшүе буенча Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары Офицерлар йортында Туфан Миңнуллинның “Нигез ташы” спектаклен күрсәттеләр.

– Татарстан Республикасыннан киткән солдатлар өчен хәрби частьларга барып бушка спектакльләр куеп йөрүче Россиядә бердәнбер театр без. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере һәм ярдәме белән, әлбәттә. Шиханы шәһәренә бару планда юк иде, махсус арчалылар булганга килдек. Теләгебез, беренчедән, Татарстанны таныту, татар телен саклау булса, икенчедән, егетләребездә үз туган җирләре белән горурлану хисе уяту, – диде театрның директоры Мансур Ярмиев.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International