Әбиләргә урын булырмы?
Июнь аенда язып чыккач, мин вак-төяк сатучы әбиләрне гел күзәтеп йөрдем. Яңа урам базары эченә керерләрме, капкасы янында гына булса да сату итәрләрме, әллә үзләренә берәр уңайлы урын әзерләп бирерләрме, дип көттем.
Арча үзәгенә чыксаң, сагыз, йон оекбаш, бияләй һәм башка шундый кирәк-яракны сатучы әбиләрне күрәсең. Элеккеге урам базары ябылгач, аларның төрлесе төрле якка сибелде, сату итү өчен кеше күп йөри торган урыннарны сайларга тырыштылар. Шәһәр Советы аларга “Эссен” кибете янындагы мәйданда сатарга рөхсәт бирде. Аларны тегеннән дә моннан да кудылар, 1әр мең сум штраф салып карадылар, әмма әбиләр “Эссен” янына сату итәргә бармады. Элеккеге урам базарын сагындылар, чөнки алар базар эченә тезелешеп утырып сату иттеләр. Урыннары җайлы иде.
Алар хәзер берничә генә. Фирдәвес апа автобус тукталышы янында сату итеп карады, соңгы вакытларда ул урам базары тирәсендә күренә. Әминә апа элеккеге “Алсу” кибете яныннан ит сатучы эшмәкәрләр кибете янына күчте, Наилә апаның да кеше күп йөри торган урам базары яныннан китәсе килми.
Чәршәмбе көнне көне буе юеш кар яуды. Әбиләрне бу куркытмады. Өсләренә целлофан плащ бөркәнеп, әйберләрен дә каплап, кичкә кадәр түзде алар. Кичке сәгать 4тә дә әле алар урыннарында иде. Наилә ападан:
– Акча эшләп булдымы бүген? – дип сорыйм.
– Булмады шул, – диде борчылып Наилә апа. – Азрак сагыз, целлофан кап саттым.
Әминә апаның да хәлләрен белешәм. Шул вакыт яныбызга сату итүче бер эшмәкәр килеп туктады. Ул уены-чыны белән:
– Мондый юештә, салкында нишләп җылы өеңдә утырмыйсың? – дип Әминә апаның хәленә керергә тырышты. Әминә апаның күңеле йомшап, хәтта хәтере калып, еламсырап:
– Пенсиям әйбәт булса, утырмас идем мин монда... – диде.
Улы, килене белән җитеш тормышта яшәүче Наилә апага:
– Бу үзенә күрә кечкенә генә бизнес, ә бизнеска бер кереп киткән кеше аннан котыла алмый, сезгә бу сату нәрсә бирә? – дип, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырам.
– Мин мохтаҗлыкта яшәмим, – диде Наилә апа. – Көн дә ни өчен күтәренеп сатуга чыгасызмы дисез- ме, мин моннан башка яши алмыймдыр инде, бу бит акча эшләү генә түгел (анысы да тиеннәр инде аның), бу кеше арасына чыгу, танышларны күрү, тормыш барышын тою.
Быел җәйлектә сөт, эремчек, каймак сатучыларның павильонын “Эссен” кибете янына күчергәч, сөт һәм сөт ризыклары сатучылар хәтерләре калып:
– Павильонны үзәктән читкә күчереп, безнең урынга “Шаурма” кибете куеп, бер дә дөрес эшләмәделәр, – дип зарландылар.
Бүген яңадан хәлләрен сорашам.
– Яңа урынга ияләндегезме, сатып буламы? – дип сорыйм.
Нурания апа миңа сорауга сорау белән җавап бирде:
– Киләсеңме соң үзең? Без үзәктә булганда гел килә идең, сөт, эремчек ала идең, хәзер күренмисең. Менә шуннан бел инде син сатуның ничек икәнен.
Дөрес сүзгә җавап юк. Юл уңаеннан сөтен, эремчеген ала идек, хәзер ераг-рак шул.
Арадан берәү зарланып куйды:
– Җил үтәли йөри, будкасын әйтер идем...
– Яңасын ясыйсылар бугай, килеп үлчәп киттеләр бит. Әнә, каршыдагы “Мунча” артына ниндидер павильоннар эшлиләр, анда күчерерләрме, әллә урыныбызда калырбызмы?
Чыннан да, күпфункцияле үзәк бинасы артындагы мәйданда тимер һәм калайлардан павильоннар ясый башлаганнар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов болай ди:
– Базарлар шәһәр үзәгендә түгел, азрак читтәрәк булырга тиеш. Күпфункцияле үзәк артындагы мәйданда урам базары булачак. Сөт сатучыларга да, үз әйберләрен тәкъдим итүчеләргә дә, әбиләргә дә уңайлы урыннар эшлибез.
Бу мәсьәлә ике як та канәгать булырлык итеп хәл ителсен иде инде.
Румия Саттарова