Кашыгы туган ягына кайтты

2015 елның 13 ноябре, җомга

Кашыгы туган ягына кайтты

Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Носыда яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылды.  Носы мәктәбендә үткән әлеге дулкынландыргыч очрашуда республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов катнашты. “Районда солдат гәүдәләрен табып туганнарына тапшыру вакыйгасы дүртенче очрак инде, – дип сөйләде хәрби комиссар. – Бу бик зур сан”.

Очрашуны укытучы Ландыш Фәйзрахманова “Солдатлар” җыры белән башлап җибәрде. Тыныч кына йомшак итеп җырлаган тавыш, йөрәкләрне айкап, елыйсын китерде...

“Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында...”

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында...

...Күпләре төренеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга.

 Һәм менә 70 елдан соң... Ә бит өйләнмичә дә сугышка киткән Шәрифулланың әнисе Галимә апа яшьләй тол калып, ике баланы аякка бастыра.

Балтач районының Югары Кенә авылыннан Шәрифулла Кәлимуллин исеме  ике районның да (Арча һәм Балтач) “Хәтер” китапларына кертелгән. Моны заманында Югары Кенә авылы Кызыл Юл районына (хәзерге Арча районы) кергән, дип аңлатырга тырыштылар.

– Безнең күрше авыл гына ул Югары Кенә, – диде Носы мәктәбе директоры  Вәсим Бәдретдинов.

Хәер, Шәрифулла Кәлимуллинның кайсы районнан булуы әһәмиятле түгел,   ул – илен дошманнардан саклаган солдат.

Табылган сугышчының кашыгына “Калимулин Шариф” дип сырлап язылган. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк архивында Псков өлкәсе Птахино калкулыгында булган бәрелеш- ләрдә һәлак булучылар исемлеге бар. Табылган сөякләр һәм шәхси әйберләрнең (кашык, пычак, көзге, компас, бритва) Балтач районы Югары Кенә авылы кешесе Шәрифулла Кәлимуллинныкы булуы расланган. Казандагы “Ватан” эзтабарлар үзәге Балтач районы Карадуган авыл җирлеге башлыгыннан өлкән  сержант, телефонист    Ш.К. Кәлимуллинның туганнарын табуда ярдәм итүен сораган.

Носы мәктәбенә очрашуга килгән Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев:

– Югары Кенә авылындагы өлкән кешеләр белән сөйләшеп карадым, әмма алар Шәрифулла абыйны хәтерли алмадылар, – дип сөйләде. – Шуннан күрше Түбән Кенә авылында яшәүче 85 яшьлек үземнең әнидән (Сәгыйрә) сорадым. Әни минем                                      аяклы тарих, гомере буе мәктәптә укыткан кеше. Ул башта елады, аннан Шәрифулла абыйның бердәнбер туганы Носыда яшәүче Наилә Әхмәтҗанова икәнен әйтте.

Наилә Әхмәтҗановага 63 яшь. Наилә ханым кыйммәтле бер истәлеккә  (әнисенең көндәлеге!) таянып, әнисенең абыйсы Шәрифулла турында сөйләде:

– Минем әни хисапчы иде. Шәрифулла абый да хисапчы булган. Әти укытучы. Үзем математикадан укыттым. Күрәсең, хисап эшен яратканбыз без. Шәрифулла абый башта 4 ел армиядә булган. Армиядән кайтып, озак та үтми сугыш башланган. Әни көндәлегенә менә болай дип язган: “Абый сугышка киткәндә мин озата бардым, бу көн миңа бик авыр булды. Башта Казанда хәрби хәзерлек үтте ул. 1942 елның мартында Казаннан чыгып киттеләр. Бу хәбәр безне борчуга салды”.

Үзәк архив документларына караганда, Шәрифулла Кәлимуллин 1943 елның 26 июнендә һәлак булган.

Сугышчының шәхси әйберләрен Кукмара районы эзтабарлары алып кайта. Кукмара агрокөллиятенең “Кар десанты” эзтабарлар оешмасы җитәкчесе Ринат Шакиров шәхси әйберләрне Наилә ханымга тапшыргач, менә нәрсәләр сөйләде:

– Шәрифулла Кәлимуллинның кашыгы шлемы эченә тыгылган. Гадәттә ул итек кунычында йөри, аны җиңелчә генә күмгәннәр. Әгәр дә туган ягына алып кайтылмаса, сөякләре 8 майда туганнар каберлегенә урнаштырылачак. Без үзебез Новгород тирәсендәге сазлыклы урыннарда эзләнү эшләре алып барабыз. Урман эчендә палаткаларда яшибез. Шул тирәдәге авылларның өлкән кешеләре белән сөйләшәбез. Солдат гәүдәләрен табу безнең өчен зур куаныч, әмма аның кемлеген ачыклый алмау бик аяныч. Күп очракта бу шулай була. Шул тирәдә яшәүче әбиләр менә ниләр сөйләде: “Безнең ирләр урманнан, тәмәке төрер өчен эчендәге кәгазенә кызыгып, үлгән сугышчылардан чиләк-чиләк медальон ташыды.  Ә бит кәгазьдәге исемнәр ап-ачык булып ярылып ята иде. Кем уйлаган аны...”  Караңгы төшкәч, учак янында уйланып утыра торгач, урман эченнән солдат килеп чыгар төсле тоела башлый. Айнып китеп күзләреңне ачып җибәрәсең, чыннан да, урман эченнән солдат килә... Сугыштан соң урманга гөмбәгә, җиләккә йөргән хатын-кызлар, хәзер әбиләр инде, “Коткарыгы-ыз!” дигән тавыш ишетә торган булалар. Солдатлар бит инде үлгән. Нәрсә бу, нинди мог- җиза? Аңлатып булмый.

...Әйтеп бетергесез авыр күңелгә. Ни җитми адәм баласына? Ник һаман да сугышалар?

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International