Төлкеләргә ни булды?

2015 елның 13 ноябре, җомга

Төлкеләргә ни булды?
Кичке якта бер таныш аучы шалтыратты. — Әле генә урамда төлке аттым, — ди бу. — Бер хуҗалыкның ишегалдына кереп тавыклар куып йөри дигәч барган идем. Капкадан башта тавыклар очып чыкты, артларыннан төлке, аның артыннан себерке тоткан хуҗа хатын. Төлкене атып ектым, капчыкка салып чүплеккә ташлагыз, дидем...
Мин бу хәлне район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановка сөйләдем.
— Төлкене юк итүләре әйбәт булган, — диде ул. — Чөнки “дөрес” җәнлек алай йөрми, алар бик сак була. Ә менә чүплеккә ташлаулары бик начар, хәзер аны эзләп алырга туры киләчәк. Быел китерелгән һәр төлке өчен 300 сум акча да түләнә бит әле.
— Шул турыда тулырак аңлатып китсәгез иде.
— Төлкеләр проблемасы республика буенча бит. Кайбер районнарда тап- шырган төлкеләр өчен түләү тәртибе кертелгән иде. Бу турыда район җитәкчесе Илшат Габделфәртович белән сөйләштек, ул безнең тәкъдимне хуплады. Төлкеләрне район ветеринария берләшмәсе кабул итеп ала, алар шунда юк ителәчәк. Ә аучыга бу турыда белешмә бирелә һәм ул шуның нигезендә бер төлкегә 300 сум исәбеннән акча алачак.
Шушы уңайдан сунарчылар игътибарын җәлеп итәргә тиешле бер вакыйганы әйтеп үтәсем килә. Бер төркем аучылар урманчы өенә ял итәргә туктый. Сыйланып утырганда берсе гадәтләрен яхшы белгән этнең үзен сәер тотуына игътибар итә — авызы ачык, теле асылынган, селәгәе ага моның. Тамагына сөяк-мазар тыгылган дип уйлыйлар болар. Берсе кулын эт авызына тыгып сөяк эзли башлый. Икенчесе аны этеп җибәреп, шул ук эшкә керешә. Әнә шулай сигезе дә үз “осталыгын” күрсәтә. Ахыры бик аяныч — сигез аучы да котыру авыруыннан үлә. 
Ауга чыкканчы этләргә котыру авыруына каршы вакцина ясатырга кирәк. Бездә ул бушлай ясала.
Нәрсәдер аңлашылмаса, сорауларыгыз булса, безгә 3–08–93 номеры белән шалтыратыгыз.
Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International