Укытучының да белемен тикшерәләр
Арчада укытучылар ЕГЭ биргән икән дип, шау итәләр. Халык арасында: “Моңарчы без укучылар гына дәүләт имтиханнары тапшыра дип белә идек, инде укытучыларга тотынганнар”, – дигән сүзләр йөри.
Чыннан да, булды андый хәл. 5 ноябрьдә Арчаның 2нче мәктәбендә район база мәктәпләренең 248 укытучысына тест үткәрелде. Ике сменада сәгать 10нан 1гә кадәр һәм сәгать 2дән 5кә кадәр барды ул. Әйдәгез, иң элек район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гатауллинаны тыңлыйк.
–– База мәктәпләреннән төрле фән укытучылары тест үттеләр, – дип аңлатты Лилия Мәхмүтовна. – Казаннан Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментыннан да кайттылар. Бу укытучылар өчен яңалык түгел иде. Алар инде аттестация вакытында тест биреп карадылар, ягъни белемнәрен сынадылар. Минем үземә яшь укытучылар бик борчылган кебек тоелмады, ә менә өлкән яшьтәге укытучылар күбрәк дулкынланды кебек. Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Әмма нәтиҗәләр укытучыларга әйтелмәячәк.
Әлеге тест турында укытучылар ни уйлый? Шул турыда төрле мәктәп укытучылары белән сөйләштем. Шушмабаштан математика укытучысы Рамил Сәгъдуллин:
– Стажым 19 ел. Казан педагогия институтын тәмамладым, – дип сөйләде. – Югары сыйныф укучыларын укытканлыктан, ел саен бердәм дәүләт имтиханнарын бирдерәм. Тест сораулары да нигездә БДИ белән бәйле. Шуңа да мин тест биргәндә аптырашта калмадым. Кечерәк сыйныфларны укыткан укытучыларны бу тест бәлки шок хәлендә калдырыр иде.
– Үз фәнемне яхшы белмәсәм борчылган булыр идем, – ди Арчаның 5нче гимназиясе директор урынбасары, география укытучысы Лилия Нигъмәтуллина. – Тесттан куркырлык булгач, ни өчен мин 5 ел институтта укыдым, мәктәптә укытам соң? Тест үткәндә бөтен нәрсә таныш, мәктәп материалы иде. Безнең белемне болай да 5 ел саен аттестация үткәндә тикшереп торалар. Тест үтү минем өчен яңалык булмады.
– Күчерү, каяндыр карау мөмкинлеге бар идеме?
– Юк. Без бит каяндыр күчерергә бала-чага түгел.
Ашытбашның татар теле укытучысы Миләүшә Әүхәдиева:
– Татарстанның мәгариф һәм фән министры тест буласын әйткән иде инде, әмма аның кайчан буласы төгәл генә билгеле түгел иде, – дип сөйли. – Әлеге тест кинәтрәк булган кебек тоелды миңа. Әмма каушап калмадым. Тест сораулары таныш иде. “Туган якның матурлыгын күрә белү” дигән темага инша да язарга кирәк иде әле. М. Галиев әсәреннән бер өзек китерелгән иде. Шуннан проблема табып, әдәби әсәрләр нигезендә инша язарга кирәк иде.
Апаз мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гарипова:
– Стажым 9 ел, 30 яшьтә, – дип сөйләде. – 24 сорау, 25нчесе инша язу иде.
– Башкарып чыктыгызмы соң?
– Әлбәттә. Дөрес, 3 сәгать вакыт азрак булды. Чөнки инша язып өлгерергә кирәк иде.
– Өлгердегезме?
– Өлгердем.
– Рус телен каян яхшы беләсез?
– Саба районы Шәмәрдәннән мин, рус мәктәбендә укыдым.
Иске Чүриледән химия укытучысы Гөлфия Хәбибуллина:
– Казан дәүләт университетының химия факультетында укыдым. 23 ел стажым бар, – дип сөйли. – Тест бирү минем өчен кызыклы булды. Үземне укучылар урынына куеп карадым. Балаларга, чыннан да, кыен икән. Ә мин, укытучы буларак, тестны яхшы үттем. Балалар белән эшләп каешланып беткән бит инде без. Тест үтү әйбәт оештырылган иде. Аудиториядә тыныч, тәртип, бар да төгәл оештырылган иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтергә телим: барыбызның да баланы яхшы укытучыга бирәсе килә. Укытучыларның да төрлесе бар, дип әйтәләр. Мәгариф өлкәсендә бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле.
Румия Надршина