Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 12 ноябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

2015 елның 13 ноябре, җомга

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 12 ноябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Зәйтүнә апа Наласа авылында күп балалы гаиләдә туган.

— Җиденче сыйныфны тәмамлауга окоп казырга җибәрделәр, — дип сөйләде ул. — Аннан яшегез җитми дип кайтарып, урман кисәргә куштылар. Ике кыз кул пычкысы белән кочак җитмәслек юан агачлар кистек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International