ХӘСӘНШӘЕХ ХОККЕЙЧЫЛАРЫ – КЫЮ ЕГЕТЛӘР

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Хәсәншәех хоккейчылары – кыю егетләр

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков Хәсәншәех хоккейчылар командасының күрше Әтнә, Балтач, хәтта Арча командасын җиңүләре турында әйткәч, команданың үзен күрәсе килде. Кичке сәгать 9нчы яртыга Боз сараена хоккей уйнарга киләселәрен белгәч, шунда киттем.

Беренче очрашуыбыз булса да, егетләр белән күптәнге танышлар кебек аралаштык. Телләрендә уен-көлке, җитдилекләрен дә югалтмыйлар. Арадан берсе:

— Кем әйтте сезгә безнең турында язарга? – дип кызыксынып алды.

— Беркем дә әйтмәде, үзем килдем, — дидем.

Һәркайсы белән танышып чыгыйк. Команда капитаны Айрат Хәбиров (№7), бертуганнар Нурсил (№11) белән Раил (№10) Газизовлар, Ирек Галиев (№17), туганнар Риназ (№33), Марат (№91), Айдар (№31) Гозәеровлар, Райнур Сәгыйтьҗанов (№88), Илдар Хәйретдинов (№69), Ленар Әхмәтгалиев (№16), Рүзәл Минһаҗев (№77), Вилдан Усманов (№1). Ни өчен номерлары белән язам мин аларны? Егетләр үзләре кушты.

— Номерны безнең һәркайсыбыз үзенә үзе куйды, — диде алар. – Кемнең туган көне, кемнең туган елы, Россиянең көчле хоккейчылар номерлары да бар.

Егетләрнең иң яшенә — 16, иң өлкәненә 28 яшь. Арада 11 сыйныф укучылары, Казанда укучы студентлар да бар, калганнары эшмәкәрләр, төрле һөнәр ияләре.

— Бала вакытта кышын кайда су ката — шунда агач ботагыннан кәшәкә ясап, хоккей уйный идек, — дип сөйли Райнур Сәгыйтьҗанов.

— 2001 елда авылда катокны су сибеп катыра башладык, — дип күтәреп алды башкалар. – Эшмәкәр Марсель абый Газизов тырышып йөрде. Үзенең ике улы Нурсил белән Раил хәзер командада хоккей уйный. Авылдашыбыз Ринат Минһаҗев 12 хоккей формасы, 100 кәшәкә таягы бүләк итте. Мәктәпнең юбилеена кайткан авылдашыбыз, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов ничек итеп бозны ялтыратып торуыбызны күргәч, бик сокланды һәм пластик бортлар, киемнәр, уен кораллары, киенү–чишенү будкасы, кыскасы, тулы комплект бүләк итте. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков бик нык ярдәм итә. “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин да хоккей турнирлары үткәрә, спонсорлык итә.

Алар атнага бер тапкыр Арчаның Боз сараенда хоккей уйнарга җыела. Барысының да тамырлары Хәсәншәехка барып тоташа. Кичке сәгать 9нчы яртыга нинди ерак Хәсәшәехтан, хәтта Казаннан Боз сараена килергә нәрсә тарта аларны? Бу спортчылар кичергән күңел рәхәтлеге генә түгел! Бу команда – монда тагын да бөегрәк хисләр булырга тиеш. Ниһаять, мин ул сүзләрне ишетәм.

— Туган авылыбыз Хәсәншәех өчен патриотизм бу! Монда команда рухы дигән бик тә кыйммәт хис-тойгылар бар. Беләсезме, безнең өчен бөтен авыл җаната! Без кайда хоккей уйныйбыз, авыл халкы арттан ияреп йөри. Раиф Нәҗмиев бөтен гаиләсе белән бездән калмый. Авылдашлар безгә атап шигырь язалар, көй чыгаралар. Үзебезнең пресс-секретаребыз, сайтыбыз бар. Арчада үткән соңгы турнирда 12 команда арасында иң көчле командаларны җиңдек. Ул көнне бөтен авыл белән бәйрәм иттек.

— Сезнең максат нидә соң? — дип тагын егетләрне кыздырып җибәрәм.

— Сәламәтлек, бердәмлек, дуслык, бөтен турнирны җиңеп бару, туган авыл Хәсәншәехның исемен тирә–юньгә ишеттерү!

— Тирә–юньдә көчле командалар бармы соң?

— Нишләп булмасын! Без атна саен Арчаның Боз сараенда уйнарга көчле командаларны чакырабыз. Менә бүген Балтачның Карадуган командасын дәштек. “Арча”, Яңа Кенәр, Утар Аты командалары да матур уйный. Йомшак команда белән осталыкны күтәреп булмый.

Җанатар Раиф Нәҗмиевны да эзләп таптык.

– Мин үзем шофер булып эшлим, – дип сөйләде ул. – 43 яшьтә. Мәктәп елларыннан мин бу егетләрне күзәтәм. Оста уйныйлар, афәрин, көчле егетләр! Ярышлар булганда гаиләбез белән (хатыным Лилия, 12 яшьлек улым, ул да хоккей уйный, 19 яшьлек кызыбыз) хоккей уенын карарга барабыз. Рәхмәт аларга!

… Ул көнне, пәнҗешәмбе кичендә, матур уен күрсәттеләр. Карадуган командасын җиңделәр. Егетләргә тагын да зуррак уңышлар телибез! Аларның бер теләге бар: турнирларны ешрак оештырсыннар!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International