Күп нәрсәне белмибез
Районда Өченче буын өлкәннәр университетының хокуклар белеме факультеты эшли башлады. Аның беренче дәресе район үзәк китапханәсенең уку залында үтте. Дәресне районның пенсионерлар берлеге рәисе Сания Камалетдинова алып барды. Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов катнашты.
Ә, беләсезме, кызыклы үтте ул. Күпләрне кызыксындырган торак–коммуналь хезмәтләр турында сөйләштеләр. Сөйләргә һәм сорауларга җавап бирер өчен районның алты оешмасыннан вәкилләр килде. Аларны махсус санап чыгам: районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев, теркәү палатасының баш белгече Лилия Гыйззәтова, торак-коммуналь хезмәтләр секторы баш белгече Айрат Шәйхетдинов, “Жилкомбытсервис” ширкәте юристы Зәринә Спиридонова, “Таттелеком” ширкәтенең сату офисы җитәкчесе Дарья Хәкимова, “Татэнергосбыт” ширкәте баш инженеры Рамил Әхмәтвәлиев.
Сүз озынга китмәсен өчен кем нәрсә сөйләгәнне тәфсилләп язып тормыйм. Дәрестә катнашучыларның уй-фикерләрен беләсе килә.
— Нинди нәрсә икән ул хокуклар белеме мәктәбе, тукта, бер барып кайтыйк әле дип килдек, — дип сөйли Арчада яшәүче Хәния Рәхимбаева.
— Бик кирәкле дәрес булды бу, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты Факия Шәрәфетдинова. — Өйдә бикләнеп ятканчы әнә шундый очрашуларга йөрергә кирәк.
— Без, өлкәннәр, хокуклар турында күп нәрсәне белмибез, кая сорау бирергә аптырыйбыз, — дип сөйләде Ләйсирә Әхмәтова. — Без Банк урамының 31нче күп фатирлы йортында яшибез. Минем дә борчыган сорауларым бар. Ни өчен, мәсәлән, уртак файдалану урыннарында (подъезд һ. б.) сарыф ителгән электр энергиясе өчен түләү төрле айда төрлечә чыга? Икенче соравым подъезд идәнен җыештыру белән бәйле. Ни өчен подъездны җыештыручыга фатирның квадрат метрыннан чыгып түлибез? Бу бер дә дөрес түгел. Кеше башыннан булырга тиеш ул!
Бу сорауларга җавапны яңадан бер тапкыр аңлату өчен торак–коммуналь хезмәтләр секторы баш белгече Айрат Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттем.
— Күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында сарыф ителгән электр энергиясе өчен түләү төрле айда төрлечә килеп чыкмасын өчен аның тәртибе бар: һәр айның 25ендә исәпләгечтәге күрсәткечне язып алып, 25еннән соң түләргә кирәк. Алайса безнең пенсионерлар 12ләрендә пенсия алалар да ут өчен түләп тә куялар. Түләнгән көннән 25енә кадәр булган аерма шушы йортта яшәүчеләр өстенә утыра. Подъезд җыештыручыга һәр фатирның квадрат метрыннан чыгып түләүгә килгәндә, бу, чыннан да, шулай. РФның Торак Кодексы нигезендә эшләнә бу. Ә законны без боза алмыйбыз.
— Минем соравым инвалидларга субсидия түләү тәртибе үзгәрүе турында иде, — диде Арчада яшәүче Валентина Мартьянова. — Фатирдагы чүпне чыгарган өчен коммуналь түләүнең квадрат метрдан исәпләнүе белән дә килешмим. Мәсәлән, мин 45 квадрат метрлы фатирда берүзем яшим, ә югарыдагы фатирда шундый ук мәйданда дүрт кеше тора. Кайсы фатирның чүбе күбрәк? Ә түләү бер төрле. Кайда дөреслек?
Субсидия турында район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева болай дип аңлаттты:
— Чыннан да, 2015 елның 1 октябреннән инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия түләү тәртибе үзгәрде. Фатирда бер кеше яшәсә – 40 кв.м, 2 кешегә – 46 кв.м, 3 кешегә – 51 кв.м, 4 кеше яшәсә — 56 кв.м, 5 кеше һәм аннан да зуррак гаиләдәге инвалидка 12 кв.м.дан чыгып исәпләнә субсидия. Мәсәлән, 4 кешелек гаиләдә 56 кв.м.ны дүрткә бүләсең, инвалидның бер үзенә тиешле 14 кв.м.га субсидия бирелә. Хәзер субсидия элеккегә караганда азрак чыга.
— Дәреснең мондый тәртиптә барганын алдан белгән булсам, сорауларымны да әзерләп килгән булыр идем, — ди Фрадия Шәймуллина.
...Хокуклар белеме дәресе тәмам. Дәрестә катнашучылар: “Күп нәрсәне белмибез, ә белергә кирәк!” — диеп таралышты.
Румия Надршина