Телефон алдакчылары турында
Соңгы вакытта телефон аша алдау очраклары ешайды. Гражданнарны алдалауның төрле схемаларын кулланалар.
Алдакчы телефоннан шалтыратып сезнең улыгыз, кызыгыз, туганыгыз яки башка танышыгыз дип әйтә. Ул бәлагә (һәлакәткә эләктем, мине тоткарладылар яки кыйнадылар яки башка вариантлар күп) очравын әйтә, озак сөйләшә алмыйм, чит телефоннан шалтыратам, ди. Аның “проблемасын” хәл итү, шул исәптән хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бирү өчен акча кирәк. Акчаны билгеле урынга китерергә яки конкрет счетка күчерергә яки сезнең янга шундый кеше киләчәк. Телефон аша алдашу менә шулайрак бара.
Әлеге төр алданудан ничек сакланырга? Әгәр сезгә кинәт шундый шалтырату килсә тизрәк акча җыярга һәм якындагы түләү урынына барырга ашыкмагыз. Бәлагә тарыган дип әйтелгән кешегез яки аның якыннары, туганнары белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Бәлки ул тынычлап өендә утырадыр? Беркайчан да алдакчыларның тәлапләрен, үтенечләрен үтәмәгез. Әгәр андый хәбәр килсә, полициягә шалтыратыгыз.
Алдап акча алуның тагын бер юлы. Телефонда күрсәтелгән номерга СМС җибәреп хәбәр укый аласыз. Аны җибәргәндә сезнең телефоннан акча алачаклар.
Шулай ук телефонга автомобиль, ноутбук, акча оту һ.б. турында хәбәр килә. Әмма отышны алу өчен салым яисә китергән өчен акча яисә рәсмиләштерү өчен комиссия һ.б. түләргә кирәк.
Телефон алдакчылары турында күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, алданучылар һаман да бар һәм алар инде зыян күрүчегә әверелә.
Алмаз Сәгыйтьҗанов, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, юстиция өлкән киңәшчесе