АВЫЛ КЛУБЫ НИК АЧЫЛМЫЙ?

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Авыл клубы ник ачылмый?

Шушы көннәрдә авыл мәдәният хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде. Алар үзләренең быел башкарган эшләренә хисап тоттылар.

Ә аңарчы кичләрен район мәдәният идарәсе һәм йорты хезмәткәрләре авыллардагы мәдәният учакларының эше белән танышып чыккан булганнар. Тикшерүләр артыннан ук аноним шикаятьләр килә башлаган. Бездә бит һәрвакыт шулай, эшләмәү ярый, ә менә синең эшләмәгәнеңне күреп алсалар...

Яңа Кенәр мәдәният йорты һәм Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәният үзәгендә үткән җыелышта нәкъ менә шул хакта сүз барды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

– Кызганыч, бүген без сез үткәргән чараларның сыйфаты, аларның яңа, заман таләпләренә туры килүе турында сөйләшәсе урынга, элементар хезмәт дисциплинасы үтәлеше хакында сүз алып барырга мәҗбүрбез, – диде Любовь Осина. – Тикшерүләр күрсәткәнчә, кичләрен кайбер авыл мәдәният учреждениеләре ачылмый да икән. Кисәтүләр ясауга карамастан, хәл үзгәрмәгән. Аттестациягә дә бернинди сәбәпсез килмәүчеләр булган. Авыл җирлекләре башлыклары, биредә сез дә гаепле. Нишләп аларның эшләрен контрольдә тотмадыгыз?

Үзем Любовь Осинаны тыңлыйм, үзем искә төшереп утырам. Соңгы вакытта халык театры белән дистәгә якын авылда булып, спектакль куйдык. Кайберләрендә без килешкә клуб хәтта ачылмаган да була. Берсендә газ да тоташтырылмаган иде. Тамашачы киемнәрдән туңып утырды. Ә артистлар ничек уйнарга тиеш? Гадәттә клубка кеше йөрми, яшьләр чыкмый, дип зарланалар. Шушы көннәрдә генә Урта Курсада спектакль куйдык. Тамаша залы тулы иде. Бәлкем, эш оештырудан торадыр?

 Яшьләрнең пассивлыгы да сәбәпме әллә? Ә аларны уяту өчен нәрсә кирәк? Кызганыч, бу сорауга җавап эзләп, таякның һаман да шул бер башына, аларны уяту өчен кызыксындыру чаралары оештыручыларга әйләнеп кайтырга туры килә. Бу урында Орнашбаш клубын мисалга китерик. Ярым җимерек бинада авыл яшьләре белән нинди генә чаралар оештырмыйлар.

– Мин озак еллар китапханәдә эшләдем. Сезнең хезмәтне яхшы беләм. Кайберәүләр шартлар булмаудан зарлана. Шул ук вакытта Питомник клубын алыйк. Райондагы иң иске, ташландык хәлдәге клубны Нәсимә Гарифуллина чын мәдәният учагына әверелдерде. Бөтен халык аңа рәхмәт әйтә. Гөберчәк, Кышкар, Ашабаш, Ашытбаш мәдәният учреждениеләре дә гөр килеп эшләп тора. Махсус белемле белгечләр булмауны да сәбәп, дип уйламыйм. Бер клубта элеккеге сыер савучы эшли. Һәм менә дигән итеп. Теләк, тырышлык кына кирәк, – диде район башлыгы урынбасары. – Хезмәт хакларыгыз начар түгел, түләүле хезмәтләр башкарсагыз, аның да ярты суммасы премия булып үзегезгә кайта, ә калганына мәдәният учреждениесенә кирәкле әйбер алырга була.

Рамил Мөхетдинов тикшерүләр, аттестация нәтиҗәләре белән таныштырып үтте, һәр клуб, мәдәният учреждениесенә аерым-аерым тукталды.

– Бер авыл клубы мөдире белән сөйләштем. “Эшли белмим мин”, – ди. “Моңарчы эшләгәнсең бит”, – диюемә: “Әй, йөрдем инде шунда”, – дип җавап кайтарды. Менә клуб җитәкчесенең сүзе. Аннан нәрсә өмет итәргә була?

– Моннан соң ай саен мәдәният учреждениеләре эшен тикшереп торачакбыз, – диде Рамил Гарифҗанов. – Тәртип салмыйча торып контрольне туктатмыйбыз.

– Эшкә намуслы караш булсын, – диде Любовь Осина. – Белмисез, аңламыйсыз икән, методистлар ярдәменә таяныгыз. Авыл җирлекләре башлыклары сезнең яклы. Хезмәтегез белән хөрмәт казаныгыз.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International