Үземә дип эшләячәкләр
Районның фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлиловның сүзләре йөрәккә май булып ята һәм шул ук вакытта уйга да сала.
— Җитәкчеләрдән күпме сөт саудың, күпме уңыш алдың дип түгел, ә кешеләрнең тормыш хәлен күпмегә яхшырта алдың дип сорарга кирәк, — ди ул. — Кешене үзеңне яраткан кебек яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бездә бит җитәкчелек алымнары күбрәк кешене мыскыл итүгә корылган, тиешле хезмәт хакы түләмәүне ничек аңларга? Авылларны кешесез калдырабыз бит.
Бездә үз фикере булган кешене гадәттә өнәп бетермиләр: “Ә үзең нәрсә эшләдең?” — янәсе.
Марсель Хәлиловның бу очракта да җавап бирерлеге бар.
— Без пай җирләренә дигән салам, печәнне бушка бирәбез. Бакчаларын да бушка сукалыйбыз. Бездә эшләгән кеше сыеры ташланып торган чорда сөтне дә бушка ала. “Казанбаш” берләштерелгән хуҗалыгында без тагын да кызыклырак юллар кулланачакбыз әле.
Соңгысы безне аеруча кызыксындырды.
— Түбән Мәтәскәдәге Гөлназ Сабирова гаилә фермасы белән “Казанбаш” дип аталган берләшкән хуҗалык оештырдык, — дип сөйли Марсель Хәлилов. — Киләчәктә мөгезле эре терлекләрне бер мең башка җиткерергә исәп. Менә ике торак әзер, киләсе елга тагын өчне сафка бастырабыз. Аннан соң тагын...
Монысы әле кереш өлеше генә икән. Тагын да мавыктыргычы — алда.
— Гадәти ферма гына булмаячак болар, — дип дәвам итә ул. — Без эшкә керешкәнче үк биредә кемнәр эшләячәген ачык-лап куйдык. Менә бу торакка 100 тана керттек. Аларны Казанбашта яшәүче Мөсәгыйтовлар карый. Дамир колхоз вакытында ясалма ор- лыкландыру технигы, хатыны Гүзәлия сыер савучы булган. Әлеге таналарны шушы гаиләгә арендага бирәбез. Таналарны сыер итеп үзләре савачак. Сауган сөтнең 25 проценты — аларныкы.
Кулына ручка, кәгазь алып исәпләп тә күрсәтте. “Елга бер сыердан уртача 4 мең килограмм сөт сау- дылар, ди. 100 сыерга 400 тонна дигән сүз. Сату бәясен 20 сумнан (Казанда сату урыннарыбыз бар) куябыз. Барысы 8 млн. сумлык була. Шуның 2 млн. сумы әлеге гаиләнеке. Дүрт кеше эшли дип алсак, айга 166 мең сум чыга. Шуның 26 мең сумын бозауларга эчергән сөт өчен чигерәбез — 140 мең сум кала. Бер кешегә айга 35 мең сум хезмәт хакы туры килә. 100 сыерга 100 бозау алганда ике бозауны премия итеп бирү дә каралган”.
Терлек азыгын, фуражны хуҗалык үзе әзерли, сөтне үзе сата.
— Башка торакларда да эшне шулай оештырачакбыз, — ди Марсель Хәлилов. Эшкә алыгыз, дип килүчеләр күп, Казанбашның үзеннән читкә барып эшләүчеләр дә шактый бит.
— Казаннан кайтып сыер сауганнары да булды, — дип сүзгә кушыла Дамир Мөсәгыйтов. — Акча түләсәң, эшләүче табыла.
Казанбашта фермалар торгызылуы үзе үк күңелле хәл. Авылның ныклыгын арттыра, иртәге көнгә ышаныч тудыра торган вакыйга бу. Әлеге үзгәрешләргә район башлыгы Илшат Нуриев та югары бәя биргән, аның булышлыгы белән яңа трансформатор куелган.
Ильяс Фәттахов