Кәҗә караклары

2015 елның 20 ноябре, җомга

Кәҗә караклары

Руслан Фәритов 1990 елның 29 маенда Казахстанның Караганда өлкәсендә туган. Новгород өлкәсенең Окуловка шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Бик яшьтән җинаять юлына баса. Кеше үтерергә омтылганы, кеше әйбере урлаганы, автомобиль куып алып киткәне һ.б. өчен хөкем ителә. Характеристикасында яшертен, хәйләкәр, алдакчы дип бәяләнә.

Менә шушы кеше 2015 елның июль ахырында Арча районының Иске Айван авылында яшәүче ерак туганы Радик Мөхәммәтҗановка кунакка кайта. 28 июльдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә болар ятьмә белән балык сөзәргә китәләр. Ә ятьмәләре юк, аны табасы гына кала. Балыкчы кибете хуҗасының өенә киләләр. Әмма бурычка, җитмәсә төнлә әле, кем бирсен? Кузгалып китә болар, бераз баргач туктыйлар. Фәритов кибетченең өенә юл тота, эз калдырмас өчен аяк киемен сала. Яланаяк койма өстеннән үрмәләп эчкә керә, сарайдан 30лап ятьмә, кармаклар урлый. Барысы ике капчыкка җыйнала. Аларны машинага салгач яңадан килеп, автоюгычны эләктерә. “Без шуннан соң ниндидер буага бардык, мин анда ятьмә салдым”, — ди ул күрсәтмәсендә.

30 июльдә төн уртасында Арча буйлап сәяхәткә чыга болар. Руль артында бу юлы да Мөхәммәтҗанов белән бергә яшәүче Лилия Гайнетдинова. Фәритов күптән түгел танышкан Иске Айванда яшәүче Илгиз Вәлиев йорты янында туктарга куша. Монысы 1994 елгы, Арча шәһәрендә туган. Беркайда да эшләми, моңа кадәр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылмаган, хатыны бар. Күршеләре, авыл кешеләре үзеннән зарланмый.

Төн уртасындагы очрашу Вәлиевне җинаятьчегә әверелдерә. Р. Фәритов аңа Арча шәһәрендә күреп кайткан 2 кәҗә бәтиен урларга тәкъдим итә. Алар озакламый үзләрен хөкем итәчәк суд бинасы яныннан узып Түбән урамга керәләр. Фәритов белән Вәлиев койма өстеннән кереп ике кәҗә бәтиен тоталар, аларны алып чыгып машинага салалар. Бераз киткәч бәтиләрнең берсе тыпырчына, кычкыра башлый. Аны төшереп калдыралар. Икенче бәти белән дә шулай эшләргә туры килә.

Кәҗә бәтиләре белән барып чыкмагач Хезмәт урамындагы азык-төлек кибетен басарга килешәләр. Йозакны каерып эчкә керәләр, аннан 37238 сумлык әйбер урлыйлар.

Арча район суды Р. Фәритовны 3 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул аны гомуми режимлы колониядә үтәячәк. И.Вәлиев штраф түләячәк.

Булат Билалов, өлкән тикшерүче, юстиция майоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International