Музей төзелә

2015 елның 20 ноябре, җомга

Музей төзелә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика авыл хуҗалыгы музеен төзүгә кереште. Музей бинасының эчке ягын, бизәлешен эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгы үсеше этаплары турында материаллар җыю башланды.

Тормыш күрсәткәнчә, материаллар җыюда халык актив катнашканда гына музей чын-чынлап эчтәлекле була. Министрлык республика авыллары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең булышлыгына исәп тота.

Музей төзүче активистлар аеруча агросәнәгать комплексы тармакларындагы теге яки бу үзгәрешләргә нигез булган хокук урнаштыручы документларга (приказлар, карарлар, указлар һ.б.) игътибар бирүне сорый.

Шулай ук крестьяннарның эш кораллары, җайланмалар, инструментлар, китаплар, дипломнар, фоторәсемнәр, иске газета һәм журналлар, авыл хуҗалыгы тармагы тарихындагы кызыклы фактлар турындагы документлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарьлеген күз алдына китерергә һәм бәяләргә мөмкинлек бирә торган башка материаллар һәм әйберләр, кыйм- мәтле экспонатлар була ала. press-mshp@yandex.ru, тел.: 8(843) 2217621

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International