Уяулыкны арттырырга
Кичә районның террорга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
— Арча районында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү — безнең гомуми бурычыбыз. Соңгы вакытта барыбызны да тетрәндергән террорчылар белән бәйле фаҗигале вакыйгалар һәрберебездән уяулыкны бермә-бер арттыруны таләп итә, — диде ул.
Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев һәм ведомстводан тыш сак хезмәте җитәкчесе Рамил Фәйзрахманов райондагы предприятие, оешма, учреждениеләрдә террорчылыкны кисәтү буенча эшнең торышы белән таныштырдылар.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызганычка каршы, күпчелек объектларда әле хәл мактанырлык түгел. Арчада урнашкан кайбер оешмаларга да, мәгариф учреждениеләренә, күпкатлы йортларга да чит кешеләр бернинди каршылыксыз үтеп керә ала икән. Бу яктан полиция хезмәткәрләре бары АСПК, РЭС, МСО оешмаларын, Арчаның 1, 2, 3 мәктәпләрен генә үрнәк итеп телгә алдылар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев шәһәрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында хисап тоттылар.
Янгын күзәтчелеге җитәкчесе Рөстәм Сафин районда янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга тукталды. Бу юнәлештә дә әле шактый кимчелекләр булуы ачыкланды.
Район башлыгы утырышта чыгыш ясаучылардан киләчәктә конкрет фактлар белән мисаллар китереп сөйләүләрен таләп итте.
— Гомуми саннар артында райондашларыбызның гомере һәм сәламәтлеге торганын онытмыйк, — диде ул.
Исрафил Насыйбуллин