Шатлыгын уртаклашырга дип килгән

2015 елның 20 ноябре, җомга

Комсомол урамында яшәүче тыл ветераны Әлфия Гыйбадуллина шатлыгын уртаклашырга, дип редакциягә килгән. “Иске барак шикелле йортта яшим мин. Фатир сорап йөрдем. Булмады. Әмма игътибарсыз калдырмадылар, ярдәм кулы суздылар. Өйгә су кертеп, канализация үткәреп бирделәр. Хәзер бар уңайлыклар да өй эчендә. Олы кеше, тыл ветераны буларак хөрмәт итеп, ярдәм кулы сузган район җитәкчеләренә, “Арча КСМ”ы, “Водоканал Сервис” ширкәте җитәкчеләренә һәм эшчеләренә зур рәхмәт. Эшләре һәрчак уңай барсын, сәламәт булсыннар”, – диде Әлфия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International