Алимент түләүдән читләшә
2015 елның 3 ноябрендә җәмәгать суды Фәнис Шакирҗановның җинаять эшен карады. Ул балигъ булмаган баласын тотуга алимент түләүдән явызларча читләшүдә гаепле дип табылды.
Арча районында яшәүче 29 яшьлек Фәнис Шакирҗанов балигъ булмаган ике баласын тотуга, алар балигъ яшенә җиткәнче, барлык керемнәренең өчтән бер өлешен түләп барырга тиеш. Суд пристав–башкаручысы моны үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган булу турында күп тапкырлар кисәтә, әмма ул суд карарын үтәми, үзенең эш урынын, керемнәрен яшерә. Судта аның 2015 ел башында җирле эшмәкәрдә шофер булып эшләве һәм хезмәт хакы алуы раслана. 2015 елның августында бер ширкәткә машина йөртүче булып урнаша, монда да эш урынын, алынган керемен яшерә. Шулай итеп, суд карарын үтәү мөмкинлеге булып та, балаларын тотуга алимент түләми.
Хәзерге вакытта аның 250 мең сумнан артык бурычы бар.
Суд Ф. Шакирҗановны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм төп эш урынында, 6 ай буе дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе