18 ноябрьдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Комиссия эшендә наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе баш эксперты Марина Фирсова катнашты. Мәдәният, мәгариф идарәләре, эчке эшләр бүлеге, массакүләм мәгълүмат чараларының узган 9 айда наркоманияне кисәтү буенча башкарган эшләренә хисап тыңланды. Марина Фирсова билгеләп киткәнчә, чараларны уздырган вакытта иң беренче чиратта аларның нәтиҗәлелегенә игътибар итәргә кирәк. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов киләчәктә дә бу юнәлештә бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачагына басым ясады.