Матурлык эзлидер күңел һаман
Район үзәк китапханәсенең уку залына начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр җәмгыяте әгъзалары хисап-сайлау конференциясенә җыелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Казаннан Бөтенроссия сукырлар һәм начар күрүчеләр жәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин, белгеч Алсу Хуҗина кайтты. Владимир Федорин конференцияне алып барды.
Әлеге оешманың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарын берләштергән Арча филиалы сәркатибе Ләйсән Зарипова доклад белән чыкты.
Җәмгыятьтә 130 кеше исәптә тора, шуның 83е Арча районыннан. Исәпкә басмаганнар да бар әле. Бигрәк тә балаларны ачыклап булмый. Районда бөтенләй күрмәүчеләр 35ләп бар.
Уйлап карагыз әле, ике күзебез дә якты дөньяны күрә, аяк-кулыбыз бөтен, без шушы исәнлекнең кадерен беләбезме икән? Сочида аяксыз, кулсыз, начар күрүчеләрнең параолимпиадада җан-фәрманга тырышып ярышуларын һәм җиңүләрен күрү барыбыз өчен дә зур гыйбрәт булды.
Ә без соң начар күрүчеләр хәлен аңлыйбызмы? Бу сорау буш җирлектә тумады.
Конференциядә катнашучылар Арча үзәгенә тавышлы светофор сорыйлар. Күзе начар күргән Гүзәл ханым: “Берьюлы светофорда каударланып юл аша чыкканда коляска белән егылдым. Булышу түгел, син исерекме, әллә сукырмы дип тиргәп үттеләр”, – дип үрсәләнеп сөйли.
Әле күптән түгел генә редакциягә күзләре начар күргән Әлфия ханым килде. Ул бер оешмага аңлашылмаган мәсьәләне ачыкларга кергәнен һәм үзенә карата тупас мөгамәлә күрсәтүләре хакында рәнҗеп сөйләде.
Конференциядә янымда утырган Дания апа Нәбиуллинаның хәлен сорашам.
– Мин монда иптәшемнең апасы Миннебикә өчен килдем, – дип сөйләде ул. – Тумыштан дөм сукыр. 77 яшьтә. 46 ел бергә яшибез.
– Түземлегегез җитәме, карыйсызмы?
– Карыйм, бик әйбәт бит ул. Кайнанам Галия дә бик әйбәт иде. Фатир бирделәр үзенә. Ул хәзер яңа фатирда кызым тәрбиясендә яши.
Дания апа, сез үзегез дә бик миһербанлы кешедер! Бу турыда аерым язарбыз әле.
Конференциядә Ләйсән Зарипова эшләнгәннәр турында җентекләп сөйләде. Күзләре бөтенләй күрмәгән һәм начар күргәннәр спорт ярышларында катнаша, үзәк китапханәгә дискта, кассетада кайткан китапларны, журналларны укыйлар, компьютерда эшләргә өйрәнәләр. Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана, ял итәләр. Һәм, әлбәттә, мөмкинлекләреннән чыгып эшлиләр дә.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев мөмкинлекләре чикләнгәннәргә (алар районда 8 меңләп, барлык халыкның 15 проценты) нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйләде.
Начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен тротуарларга тактиль плитәләр җәелүе, биналарга, йортларга махсус кереп-чыгу юллары (пандуслар) эшләнүе – болар бар да соңгы вакытта мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибар артуны күрсәтә.
Арча филиалы рәисе итеп яңадан Зөфәр Зариповны бертавыштан сайладылар.
...6 яшьтән берни күрмәгән Гөлнара Хөсәенова: “Миңа тәүлекнең 24 сәгате җитми”, – дип, шөгыльләрен санап чыгып шаккатырды.
Шагыйрьчә әйтсәк, матурлык эзлидер күңел һаман. Матурлык эзләгән җаннарга матурлык белән җавап бирик.
Румия Надршина