Шөкерана кылырга өйрәник
Арча үзәк мәчетендә мөгаллим–мөгаллимәләр, имамнар өчен ике көнлек семинар булды. Беренче көнне Диния нәзарәтеннән укыту эшләре мөдире Айдар Карибуллин, Мөхәммәдия мәдрәсәсе укытучысы Камил хәзрәт Вәлиуллин катнашты. Бу көнне ялган юнәлешләр, төрле басымнар, фиркаләр (секталар) турында сүз алып барылды.
– Секталарның төп максаты – кешеләрнең фикерләвен сүндерү. Анда керүнең өч юлы бар. Сектага китергән һәр кеше өчен 100 доллар түлиләр икән. Шуннан чыгып, башлыкларының нинди кешеләр булуын һәм чит илдә яшәвен ачыклау авыр түгел. Монысы беренче юлы. Икенчесе – ул кешеләр инде зомбига әйләнгән, аларга башка хакыйкатьне аңлатып торудан файда юк. Өченче юлы – кеше кызыксына, дөреслек эзли һәм, ахыр чиктә, алда әйтелгән кешеләр кулына эләгеп, ялгыш юлдан китә. Андыйларга әле туры юл күрсәтеп була, – диде район мөхтәсибәте җитәкчесе Раил хәзрәт Гыйлаҗев.
Бу көнне шулай ук мөхтәсибәтнең укыту эшләре мөдире Рая Фәтхуллина “Гарәп әлифбасын өйрәтү ысуллары” дигән тема буенча ачык дәрес бирде. Соңыннан фикер алышулар булды. Яңа Кишеттән мөгаллимә Резеда Хөснетдинова үз эш алымнары турында сөйләде.
– Декабрь аенда, мәүлет кичәсендә мөнәҗәтләр, шигырьләр белән чыгышлар оештырырга уйлыйбыз. Уңышлы чыкса, авылларга да йөрербез, Арча Мәдәният йортында да чыгыш ясарбыз. Аннан гыйнварда имамнар, февральдә мөгаллимәләр, апрельдә балалар бәйгесе, ә мартта “Минем гаиләм” исемле кичә оештырырга исәплибез, – диде Рая ханым, алда торган планнар белән таныштырып.
Икенче көнне семинарда Казанның Шамил мәчете имамы, халыкка аңлаешлы, гыйбрәтле язмалардан торган күп китаплар авторы, казый Мәхмүт Шәрәфетдин катнашты. Ул бик эчтәлекле, мәгънәле, яшьләр өчен дә гыйбрәт алырлык, үтемле итеп вәгазь сөйләде.
– Очрашып, фикерләр уртаклашу, аралашу, аңлату, белгәнеңне кабатлап китү – имамны үстерә торган әйбер. Утын өстәмәсәң, сүнә торган учак кебек, имамнар да шундый җыелышларга йөрмәсә, сүнә. “Әй, иман китерүчеләр, Аллаһы Тәгаләгә, аның рәсүленә, аның китабына иман китерегез”, дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? Ашаганга аша, утырганга утыр, дигән сүз бит бу, – диде ул. – Кайвакыт иманлы кеше икәнебезне онытып, гайбәт сөйләп җибәрәбез, каты бәреләбез. Шундый вакытта иманлы кеше булуыгызны онытмагыз. Иман югалмас өчен вәгазьләнү, фикердәшләрең белән булу, ихлас гыйбадәт кирәк. Үзебез дә вәгазьгә мохтаҗ булуыбызны онытмыйк, аралашып яшик.
Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйльгә васыять итеп калдырган сүзләрен искә алыйк.
– Беренчедән, дөньяда иң хәсрәтле хәл нинди? Алласыз яшәү. Ни өчен яшәгәнеңне, ни өчен бу дөньяга килгәнлегеңне белмәү. Икенчедән, кешенең байлыгын, бәрәкәтен нәрсә арттыра? Канәгатьлек белән шөкерана кылу. Андый кешегә ачлык килмәс, диләр. Тамагың тук, өстең бөтен була торып та зарлану – куркыныч әйбер. Аның астында ачлык бар. Кулыңда ярты телем икмәк белән бер стакан су булса да, шөкер итә белергә кирәк. Өченчедән, кешене күңелсез хәлләргә этәргән әйбер нәрсә? Белә торып та, гөнаһ эшләү. Чын күңелдән эшләнгән тамчы кадәр генә изгелек тә бары күңелле хәлләр генә китерер. Гөнаһ та, изгелек тә үзеңә нәкъ шулай әйләнеп кайта, – диде Мәхмүт Шәрәфетдин. – Сез бу фикерләрне халыкка җиткерегез, вәгазь белән уртаклашыгыз.
Алдыбызда бар нәрсә дә җитәрлек, ә без һаман зарланабыз, шөкерана кылмыйбыз, булганның кадерен белмибез, үзебезнеке үзебезгә җиткән, кешене тикшерәбез. Шуларны исәпкә алганда, чыннан да, җаваплар һәр кеше өчен тормыш девизы итеп алырлык.