Гармунчының бармаклары саен мәхәббәт аның
Элек-электән гармунчылар үзәктә булган. Алардан башка кичке уен да, аулак өйләр дә, кыскасы, бернинди кичә дә узмаган. Гармунчы күзе төшкән кызга башка чибәркәйләр көнләшеп караган. Юкка гына: Әй, дускаем, сиңа әйтәм,
Гармунчы булсын ярың.
Гармунчының бармаклары
Саен мәхәббәт аның, – дип җырламыйлар.
Элек кенә түгел, хәзер дә гармунчы – кичәләрнең йөзек кашы. Концертларда гармун тавышы яңгыраса, аңа шунда ук моң өстәлә, матурланып китә, бәйрәм төсе керә. Тик хәзер кулларына гармун алучылар саны гына кимеде. Әмма бетмәде.
Бар әле сәнгать, музыкага гашыйклар. Сәнгать мәктәбендә балачактан тәрбияләнә алар. Кем булып китәсе, кулына гармун алып, көй сузып җибәрүе белән сизелә.
Арча педагогика көллиятендә булган виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар бәйгесе барышында үзем яшь баянчылар чыгышын тыңладым, үзем шуларны искә алып утырдым.
– Рамил Курамшин исемендәге баянчылар бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Инициаторы, оештыручысы – укытучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов. Тәрбияви ягы да көчле. Сәләтле балалар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап, осталыкларын күрсәтәчәк. Башка районнардан да бәйгегә килүләре аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. Быел арчалылардан тыш Казан, Яшел Үзән, Чаллы шәһәрләреннән, Теләче, Әтнә районнарыннан да яшь баянчылар катнаша.
– Бу бәйгенең яшь талантлар үстерүгә, аларны барлауга да өлеше зур. Вакыт табып, яшьләр белән эшләргә алынуыгыз өчен рәхмәт, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Рамил Курамшинга, һәм бу изге эше өчен район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән рәхмәт белдерде.
Бәйгене балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары башлап җибәрде. Алар башта Рамил Курамшин эшкәртүендәге, аннан үзләре яраткан берәр көйне башкарды. Арча сәнгать мәктәбеннән Нәзир Фәхретдинов укучысы Рәсим Дәүләтбаев һәм Заһидә Гайфуллина укучысы Илназ Баязитов чыгыш ясады. Тамашачы аларны сәхнәдән алкышлап озатты. Жюри әгъзалары да (рәисе Рамил Курамшин үзе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Таһир Сөләйманов (алар икесе дә Казаннан), Филарит Гасыймов, Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов) аларның чыгышына бик яхшы бәя бирде. Арча сәнгать мәктәбенең 4 сыйныфы укучылары Рәсим Дәүләтбаев – беренче, Илназ Баязитов икенче урынны яулады.
Балалардан соң урта һөнәри белем бирүче уку йортларының музыка бүлекләре студентлары “старт алды”. Безнең көллияттән 5 гармунчы егетебез чыгыш ясады. 2 курс студенты Әлфис Кәримов (укытучысы Фасил Гасыймов) – беренче, шулай ук 2 курс студенты Альмир Гатауллин (укытучысы Алинә Гыйлаҗева) өченче урынны алды. Искәндәр Заһидуллин, Рәнис Сафиуллин, Әмир Нигъмәтҗанов чыгышларына да уңай бәя бирелде.
Соңыннан җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Беренче урынга – 4, икенчегә – 3, өченчегә 2 мең сумлык сертификат, дипломнар бирелде. Соңыннан Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин осталык дәресе үткәрде.
–Бу бәйге 2007 елда 60 яшем тулу уңаеннан миңа бүләк буларак оештырылган иде. Киләчәктә дә дәвам итәргә булдык. Бу яшь баянчыларга үзләрен сынап карау өчен зур этәргеч, – диде соңыннан Рамил Курамшин. – Күреп торам, быел бәйгегә килүчеләр көчле, уен техникасы белән дә, музыкальлек, тавыш культурасы белән дә. Шул юнәлештә китсәләр, кайберләреннән киләчәктә бик яхшы гармунчы чыгачак.