Булачак солдатлар Гани Сафиуллин музей-йортында
Армия сафларына алынучы егетләрне зурлап, әти–әниләре белән бергә очрашуларга чакырып озату күңелле генә традициягә әйләнеп бара. Әмма бу юлы аңа да үзгәреш кертергә булдылар.
– Ел да Россиядә 15 ноябрьдә армия сафларына алынучылар көне билгеләп үтелә. Бу юлы аңа без дә кушылырга уйладык. Шул уңайдан Саратов өлкәсенә хезмәт итәргә китүче егетләребезне якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Иске Кишеттәге музей–йортына алып барырга булдык, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов.
Иске Кишеттә булачак ил сакчыларына музей җитәкчесе Гөлфия Габитова Герой якташыбызның тормышы, Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйләде.
– Безнең авылдан 80 кеше генә исән–сау кайткан, 116 кеше сугыш кырында һәлак булган. Хәзер авылда 120 хуҗалык. Йорт саен бер кеше, дияргә була. Татарлар арасында Гани Сафиуллин кебек генерал–лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше юк, – диде ул. – Сезгә сугыш афәтләрен күрергә язмасын, тыныч тормышта хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз.
– Бөек Ватан сугышы елларында безгә матур киләчәк бүләк итү өчен сугышканнар. Без аларга зур рәхмәтле. Кулдан, көчтән килгәнчә тырышып хезмәт итәргә вәгъдә бирәм, – диде Сеҗедән Айзат Хуҗин.
– Бүгенге чара безнең өчен бик кызыклы, файдалы булды. Гани Сафиуллинның, гомумән, барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы безнең өчен үрнәк, – дип сүзгә кушылды Сикертәннән Илфар Бәдриев.
– Мин Гани Сафиуллинны белми идем. Аның батырлыгына сокландым, – диде Хәсәншәехтан Әлфис Фәхретдинов.
Бер ул гына түгел, ул көнне музейга килгәннәрнең күбесе Гани Сафиуллинны да, Днепрны кичү турында да белмиләр булып чыкты. Булачак солдатлар өчен оялып басып тордым. Кайда сез, тарих укытучылары? Егетләр мәктәпне тәмамлап чыккан, армия сафларына илебезне сакларга китә, шушы гади генә әйберне дә белми.
– Мин 2010–2011 елларда Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт иттем, – диде егетләргә мөрәҗәгать итеп Хәсәншәехтан Рәнис Фәхретдинов. – Кинолог булдым. Бер ел җитми дә калды. Ияләшкәч, кайтасы да килми икән. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, авырлыкларга бирешмәгез.
– Мин сезне озатам, каршы алырга да насыйп булсын. Әти-әниләрегез, безнең йөзгә кызыллык китерерлек булмасын, намус белән хезмәт итегез, – диде А.Борһанов.
Гөлсинә Зәкиева