Татарстан Республикасы эшче һәм укучы яшьләренең үзешчән сәнгать 11нче республика профсоюз фестивале булды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

19-20 ноябрьдә Казанда “Ливадия” шифаханәсендә Татарстан Республикасы эшче һәм укучы яшьләренең үзешчән сәнгать 11нче республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләренең Арча райкомы актив катнашты. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Мөхетдинов, сәнгать мәктәбе укытучылары Д.Гасыймов, Д.Мөхәммәдиев, район Мәдәният йортыннан Д.Гайфуллин, З.Зиннәтова, Р.Низамов, З.Әүхәдиева төрле номинацияләрдә катнаштылар. Сәнгатьле сөйләү номинациясендә Рамил Мөхетдинов, фольклор вокалда Дамир Гасыймов өченче дәрәҗә лауреат булдылар һәм Гала-концертта чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International