Без бу турыда бер тапкыр язган идек инде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Без бу турыда бер тапкыр язган идек инде. “Без Пенсия фондыннан”, – дип үзләре белән таныштырып, фатирларга, өйләргә кереп, документлар карап йөрүчеләр бар.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина тагын бер тапкыр кисәтә: дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләргә, фатирларга барып, хезмәт күрсәтмиләр. Кирәк икән, клиентларның үзләрен Пенсия фонды идарәсенә чакыралар. Һәр хезмәткәрдә Россия Пенсия фонды кенәгәсе бар, клиентлар шушы документны күрсәтүне сорый ала.

Әлбәттә, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары да бар. Дәүләт Пенсия фондының дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән бернинди бәйләнеше юк. Аларның вәкилләре өйләргә килеп, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына керергә үгетли алалар. Әмма алар алдакчылар түгел.

Монда ниндидер мәкерле уй белән йөрүче мошенниклар турында сүз бара. Алардан сакланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International