Аучылык инспекторлары Яңа Чүриле басуында ике эт ияртеп мылтык күтәреп йөргән кешене тоткарладылар

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Аучылык инспекторлары Яңа Чүриле басуында ике эт ияртеп мылтык күтәреп йөргән кешене тоткарладылар һәм шаккаттылар. Шушы авылда яшәүче О. “бер кочак” тәртип бозучы булып чыкты. Бердән, аның ауга рөхсәт кәгазе юк, икенчедән бу зонада быел куянга ау ябык. Өченчедән, мылтыгы теркәлмәгән. Дүртенчедән, кече калибрлы винтовка белән ауга йөрү бөтенләй тыела.

Браконьерны туры район буенча эчке эшләр бүлегенә алып кайттылар, аңа карата җинаять эше кузгатылды.

— Без бу кешене күптәннән саклап йөри идек инде, — ди аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. — Аның турында сигналлар моңа кадәр дә килгәләде, йөри торгач килеп капты.

Район территориясендә Казаннан кайткан оператив төркем дә эшли. Алар бер көндә 5 кешегә беркетмә төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International