Ә ут бетсә...
Узган ял көннәрендә күз ачкысыз бураннар булып алды. Мондый чакта хәвеф–хәтәрсез генә үтсә иде, дисең. Күпербаш, Чөмә-Елга авылларында ут бетеп торды, суыткычлардагы әйберләр эреп бетте, дип шалтыраттылар.
— Күпме сынаганым бар — җил–давыллар төштән соң, кичке якта башлана, — диде РЭС җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтов бу турыда шалтыраткач. — Безнең өч бригада төне буе эшләде. Югары вольтлы линия- гә агач төшкән булган, корыган каеннар җитәрлек бит әле.
— Сезнең хезмәткәрләр экранга карап кына кайсы авылда ут беткәнен белә аламы?
— Кайсы юнәлештә ут беткәнен белеп була. Ә авыллардан хәбәр килгәч кенә беләбез, бригада шунда ук чыгып китә.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләховка “Фермаларда ут бетсә нишлисез?” дигән сорау- ны бирдек.
— Ходай андый хәлне күрсәтмәсен инде, — диде ул. — Ут бетсә эшләр харап, бигрәк тә мегаферма өчен. Анда бар да компьютерга көйләнгән. Ә болай аңа резерв линиясе ялганган, бер яктан бетсә, икенче яктагысы тоташтырыла. Калган фермаларда безнең дизель ягулыгы белән эшли торган электр тогы бирүче җайланмалар бар.