Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдә “Казан арты” тарих–этнография музееның актлар залында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Аны комиссия рәисе Кирилл Пономарев алып барды. Утырышта Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина, палата һәм район Иҗтимагый советы әгъзалары, шулай ук районның башка җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнашты. Утырышта республикада яшьләр хәрәкәтен киңрәк җәелдерү турында сүз барды. Шул уңайдан бирегә районда эшләп килүче яшьләр оешмалары вәкилләре дә чакырылган иде. Алар палата әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International