“Җидегән чишмә” тагын Казан сәхнәсендә
Үзешчән халык театры коллективларының “Идел-Йорт” төбәкара фестивале ахырына якынлаша. Башта 116 коллектив арасыннан – 45, аннан 17 иң яхшысын сайлап алганнар иде.
Шушы көннәрдә Дәрвишләр бистәсендәге Сәид Галиев һәм Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сарайларында финал чыгышлары бара. 18 ноябрьдә шул 17 коллектив арасына кергән “Җидегән чишмә” Арча халык театры (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) чыгыш ясады. Зал тулы иде. “Моңа кадәр фестиваль кысаларында үткән спектакльләргә халык җыелганы юк иде. Бүген үзебез дә аптырадык”, – диде мәдәният сарае җитәкчесе урынбасары Рафис Фазылҗан. Димәк, арчалылар Казан тамашачысы алдында дан казанырга өлгергән.
Спектакльне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Казан яшьләр тамашачысы театрының куючы рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин, режиссер, сәнгать белеме докторы Гали Арсланов, Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы Камил Саттаров карады. Жюри әгъзалары арчалылар чыгышына югары бәя бирде. Аңлашыла, ел да бер коллективка грант бирмәсләр, мөгаен. Әмма яулаган дәрәҗәдән төшмичә, бик яхшы итеп чыгыш ясау үзешчән артистлар өчен үзе зур уңыш.
Гөлсинә Зиннәтова