Өлкәннәрнең хәтер сандыгыннан
Урта Атыда яшәүче Әлфия апа безнең килүебезгә бигрәк тә шат булды.
Галләмова Әлфия Заһри кызы 1930 елның 20 декаб- рендә Урта Аты авылында дөньяга килә. Түбән Аты авылы мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлаганнан соң, 44 ел буе “Кызыл йолдыз” дип исемләнгән артельдә хезмәт куя. “Әнинең энесе Габдуллаҗан абыйны, бераз соңрак әтиебезне сугышка озатуыбызны яхшы хәтерлим”, — ди ул. Һәм сөйләвен дәвам итте.
“Күпмедер вакыттан соң әтинең Суслонгерга эләгүе турында хәбәр килгән. Казанда яшәүче Миннегөл апага ире Габдулла хат язган икән: “Мин Суслонгерда, Заһри да минем белән”, — дигән. (Әти үзе яза белмәгән). Әни ипиләр киптереп, тәмәкеләр әзерләп, әти янына дип чыгып китте. Миннегөл апа русча да белгән, үткенрәк тә булган. Поезд белән килеп җиткәннәр. Аларны Габдулла абый каршылаган. Шушы вакытта сәләмә киемле, арык, хәлсез кешеләр тезелешеп, эштән кайтып киләләр икән. Габдулла абый, ипи, тәмәке биреп, каравылчы будкасына керергә рөхсәт алган. Чәй эчкәннән соң гына әтине бүген төнлә сугышка кертеп җибәрүләре турында әйткән. Әни кычкырып елап җибәргән. Ул арада каравылчыларның смена алышыр вакыты җиткән. Икенче каравылчы килгән дә: “Хәзер үк чыгыгыз, атам,”—дип, мылтыгын күрсәтеп куа башлаган. Габдулла абый ялынып караган: ипи бирәбез, тәмәке бирәбез, диеп әйткән. Ләкин ул кеше барыбер тыңламаган, әни авылдашлары белән будкадан урамга чыгып китәргә мәҗбүр булган. Ә урамда, кулларын сузып, япь-яшь малайлар, ирләр тилмереп ипи сорыйлар икән. Кайсы сөлге, кайсы күлмәк тотып килгән. Әни, елый-елый, әтигә дип алып килгән әйберләрен өләшеп бетерә язган.
Биш бертуган бала, җыелышып, әни каршына йөгереп барганыбызны анык беләм. “Әни, әтине күрдеңме?”—дигәч: “Күрдем, күрдем”, — дип җавап бирде. Өйгә кергәч, кычкырып елап җибәрде. Сөйләп күрсәткәч, барыбыз бергә елаштык.
Мин артельдә эшли башладым. Сугыш өчен костюм-чалбарлар, парашют сүтеп ак күлмәк, ыштан тектек. Эчке күлмәкләр дә тектек. Изүен чигә идек. Мин чигүче булдым. Оста чигә идем, күп кызларга бирнәгә әйберләр чигеп бирдем. Капчык-капчык йон бирәләр иде. Шуннан төне буе оекбаш, бияләй бәйли идек.
Миңа 13 яшь вакытта эшкә 5 минутка соңга калган өчен судка җибәрмәкче булулары бүген дә исемнән чыкмый. Җыйнаулашып, мине ачулана башлагач: “Шул бала белән авыз чайкап торасыз!” — дип, Габдуллаҗан абый мине яклап чыкты. Мин кычкырып еладым. Бик тырышып эшләдем, өйдә дә эш күп иде. Чөнки әни урын өстендә генә утыра торган булды — авырды. Җитәкче булып эшләгән Минҗанов Габдуллаҗан абыйны бүгенге көндә дә рәхмәт хисләре белән искә алам.
Ул чактагы авырлыкларны әйтеп тә бетерә торган түгел. Әле дә ничек түздек икән диеп аптырыйм. Яшьләр шушы авырлыклардан гыйбрәт алып, тырышып хезмәт куеп яшәсеннәр иде дип телим”.
Дәниф Хәмидуллин.
Түбән Аты мәктәбе