Эленеп тормаганы күбрәк ата

2015 елның 27 ноябре, җомга

Эленеп тормаганы күбрәк ата

Стенада эленеп торган мылтык та елга бер тапкыр ата, диләр. Эленеп тормаганын әйткән дә юк инде.

...Көне буе йөреп аргач, кайтырга җыенабыз. Мылтыкларны сүтеп чехолга тыгарга кирәк тә бит, тик күбесе түрәләр, ана сөте белән кермәгәч, тана сөте белән керми бит инде ул. Кайтабыз шулай, берзаман нәрсәдер шартлады, яңакка суккандай булды. Күзләрне ачып карасам — бар да аска сеңгән, нәрсә булганын берәү дә аңламый. Иң беренче булып шоферыбыз аңга килде: “Әнә машинаны нишләттегез!” — дип кычкырды ул җиргә сикереп төшеп һәм үзе янында утырган пассажир турысындагы тишеккә күрсәтеп. Ә анда бармак сыярлык тишек барлыкка килгән, машина да өр-яңа иде әле.

Әлеге “аучыбыз” мылтыкны сүтмәү генә түгел, бер көпшәдәге патронын да алмаган булган икән, шул килеш курок белән уйнап кайткан...

Күптән түгел генә газеталар ауда булган бер фаҗига турында яздылар. Өчәү була алар, икесе — туганнар да. Йөреп арыгач ял итеп алырга булалар. Берсе корылган мылтыгын ауган агачка сөяп куя. Этләре уйнап йөргәндә аягы курокка тиеп китә, мылтык атыла, ядрәләр читтәрәк басып торган аучыга эләгә һәм ул шунда җан бирә.

Мисаллар өчен ерак барып йөрисе юк. Безнең районда булган бер аянычлы хәлне онытырлык түгел.

...Бер аучы гаиләсе белән туганнарына кунакка барырга чыга. Кич бу, куян-мазар очрамасмы диптер инде, ике көпшәле мылтыгын да ала. Корылган мылтык машинада бара торгач атылып китә, ядрәләр хатынының энесенә тия, ул хастаханәдә җан бирә. Бавырына 16 ядрә эләккән, диделәр...

Ул елларда таләпләр йомшаграк булганмы, ау мылтыклары милициядә исәптә дә тормый иде. Кибеттән сатып аласың да, аучылар җәмгыятендә теркәтәсең.

— Хәзер мылтыкны машинада чехолсыз йөрткән өчен ике елга кадәр аучылык билетыннан мәхрүм итү каралган, — ди районара аучылык инспекторы Илһам Галимҗанов. — Әле менә соңгы рейд вакытында да шундыйларга беркетмә төзергә туры килде.

Язмамны ауда булган бер хәл турында сөйләп тәмамлыйм. Аны районда озак еллар аучылыкны алып баручы булып эшләгән Минһаҗ абый Низаметдинов сөйләгән иде.

...Казаннан кайткан аучылар белән поши ауларга чыгалар. Менә аткан тавыш яңгырый. Бар да шунда җыела.

— Кем атты? — дип сорый Минһаҗ абый.

— Мин! — ди Казан кунагы.

— Кемгә аттың?

— Пошига.

— Ә поши кайда?

— Әнә урман эчендә ята.

— Мылтыгың кайда?

— Поши мөгезенә элеп куйдым.

Поши ятырга тиешле урынга керәләр. Ә анда поши да, мылтык та юк. Эздән берәр километр чамасы барып каешы өзелгән мылтыкны табып алалар. Бичара пошиның хәлен чамалап була: ул аңына килгәч сикереп тора да урманына чаба. Ә мөгездә корылган мылтык, курогы ботакларга эләгеп ата–ата бара...

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International