Татарстанда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми. Һава торышының тотрыксыз булуы аварияләр санын тагын да арттыра. Күбесендә җәяүлеләр үзләре гаеп- ле. Кичләрен, яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри булса да, күбесе бу кагыйдәне үтәми. 2015 елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 132 кеше һәлак булган, 1221е төрле авырлык- тагы тән җәрәхәтләре алган. Арча районында шушы чорда җәяүлеләр катнашында 9 авариядә 1 кеше һәлак булып, 8е тән җәрәхәте алган. Шуларның берсе – бала.
–1 июльдән башлап юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш- ләр кертелде. Хәзер юл кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләр торак пунктлардан читтә кичләрен яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга тиеш. Машина белән идарә итүчеләр күрерлек итеп. Бу кагыйдәне бозган өчен кисәтү яки 500 сум административ штраф карала. Бездә шундый 268 очрак теркәлде инде, – диде ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. – Юлларда сак булыгыз. Акчагыз да янга калыр, үзегез дә исән-сау булырсыз.