Йошкар-Олада “Туган йорт” төбәкара фестиваль-бәйгесе булды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Йошкар-Олада “Туган йорт” төбәкара фестиваль-бәйгесе булды. Анда Татарстан районнары, шул исәптән арчалылар да катнашты. Арча сәнгать мәктәбеннән җыр номинациясендә укытучылардан Валентина Вәлиуллина – беренче, Данис Мөхәммәдиев икенче лауреат исемен алды. Укучылардан Илзирә Сираҗиева – беренче, Алия Ногманова – икенче, Алинә Галимуллина, Зарина Никитина өченче дәрәҗә лауреат булды, Рәмзилә Фәсхиева белән Алиса Мотыйгуллинага катнашкан өчен диплом тапшырылды. Гармунчылар дуэты да (Фирзәр Камалиев белән Рәсим Хәбибрахманов) беренчелекне яулады. Инструментларда уйнауда Айбулат Харисов – беренче, Фирзәр Камалиев – икенче, Рәсим Хәбибрахманов өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International