“Сәламәтлек маршруты”

2015 елның 27 ноябре, җомга

“Сәламәтлек маршруты” дигән сәламәт яшәү республика фестивале булып узды. Анда Ташкичү мәктәбе укучылары катнашты. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында үткәрелгән баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Арча районы яшүсмерләр командасы беренче урынны алды. Ә инде “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында үткән аркан тартышу буенча район ярышларында “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте командасы беренче булды. Шашка ярышларында да әлеге командага тиңнәр табылмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International