Җинаятьчелек арткан

2015 елның 27 ноябре, җомга

Җинаятьчелек арткан

Соңгы атнада районда авыр җинаятьләр эшләнүе турында хәбәрләр ишетелде. Яңа Иябашта 26 яшьлек бер ир–ат бергә яшәгән 28 яшьлек хатынга пычак белән кадаган. Шулай ук Иске Чүриледә сугышканнар, атыш та булган, зыян күрүчене хәзер яшерен рәвештә бер табиб дәвалый икән, дигән сүзләр дә чыкты. Шушы хәбәрләргә аңлатма бирүен сорап без полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәнил Гайнетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Алда телгә алынган очраклар турында аңлатып китсәгез яхшы булыр иде.

– Яңа Иябашта шундый хәл булды. Анысы дөрес. Җинаять кылучы кулга алынды, аңа карата эш кузгатылды. Ә менә Иске Чүриледә булган вакыйга дөреслеккә туры килми.

– 2015 елның унберенче аен тәмамлап киләбез. Башкарган эшләргә нәтиҗә ясарлык вакыт үткән.

– Быел 10 айда 254 җинаять теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 54,9 процентка артык, дигән сүз. 2014 елда 164 булган. Күбрәк урлау, мошенник- лык очраклары. Авыр җинаятьләр – 20, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу – 3, кеше үтерү 2 очрак.

– Алар бар да ачылдымы?

– 187 эш тикшерү тәмамлану һәм җинаятьче ачыклану сәбәпле, судка китте. Кайберләре буенча хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ачылмаган җинаятьләр дә бар.

– Җинаятьчеләр арасында яшьләр күбрәкме, әллә өлкәннәрме? Сәбәбе?

– Урта яшьтәгеләр күбрәк, дияр идем. Сәбәбе төрле. Акча җитми, зур акчага кызыга, исерек килеш үз-үзләрен кулда тота алмыйча кылынган җинаятьләр дә күп. Мәсәлән, Яңа Чүриледә берәү исерек килеш хатынын, балаларын кыйный. Хәзер эше судта. Әти-әниләрен кыйнау очраклары да бар. 50гә якын рецидив җинаять исәпләнә, ягъни кеше җинаять кылмый яши алмый. Балалар арасында 9 җинаять эшләнгән, 8е – урлау.

– Җинаятьләрне кисәтү буенча нинди чаралар күрәсез?

– Бездә профилактик исәптә торучылар бар. Участок инспекторлары (алар бездә 15) аларны даими контрольдә тота, аңлату эшләре алып бара, әңгәмәләр үткәрә. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге яшүсмерләр белән төрле чаралар оештыра, имин булмаган гаиләләрдә була, ярдәм кулы суза.

– Соңгы вакытта террорчылык актлары куркынычы турында еш ишетәбез. Теракт әзерләнүе турында шикләнгән очракта яки башка төрле гадәттән тыш хәл буенча кая хәбәр итәргә?

– Беренчедән, мондый вакытта телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә, кайда яшәвеңне дә әйтеп, үзең белән таныштырырга кирәк. Ә шалтырату өчен ашыгыч ярдәм телефоннары бар. Телефоннан 01не җыеп янгын сагына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, 02 телефоны белән полициягә, 052 белән криминаль мәгълүматның аноним бюросына, 03 не җыеп, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә, 8(843)231–45–55 телефоны аша Россия Федерациясе Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча дежур частена чыга аласыз. Кәрәзле телефон булса, 112 коткару хезмәтенең бердәм ашыгыч номерын җыярга кирәк була.

– Шикле әйбер күргән очракта нишләргә? Аның шартлаткыч булуы да мөмкин бит.

– Мондый очракта, ул кайда гына булса да, беркайчан да аңа кагылырга яки нәрсәдер эшләргә тырышырга кирәкми. 02гә шалтыратыгыз яки полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итегез. Үзегез куркынычсыз ераклыкка китегез. Сезгә, һичшиксез, ярдәм киләчәк. Аннан шикле күренгән сумка, кап яки әрҗә генә түгел, башка төрле сәер әйбергә тап булсагыз да (мәсәлән, ниндидер сәер әйберләр салынган машина), полициягә хәбәр итегез.

Әгәр шикле әйбергә урамда тап булсагыз һәм хәбәр итәргә якын–тирәдә полиция хезмәткәре булмаса, 052, 02, 112 номерларын җыегыз.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International