Гыйбрәтле һәм аяныч язмышлар

2015 елның 27 ноябре, җомга

Гыйбрәтле һәм аяныч язмышлар

Янгыннарның еш кына имин булмаган гаиләләрдә чыгуын исәпкә алып, профилактик максатта аларга рейд үткәрелде. Анда Арча районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйлмуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина, халыкны социаль яклау бүлеге белгече Рәсимә Дәүләтшина катнашты.

 

Безнең районда алар 35. Гыйбрәт алырлык, алардагы балалар язмышына йөрәк өшерлек гаиләләр бар. Әти–әниләрнең үзләренең сабыйларын шундый тормышка дучар итүләрен аңлый торган да, гафу итә торган да түгел. Әлегә исем–фамилияләрен тулысынча язмыйбыз, бәлкем, үзләрен танып, оятларына көч килеп, төзәлү юлына басарлар. Шунысы бераз эчкә җылы кертте, әниләр арасында, ялгышлыкларын аңлап, дөрес юлга керүчеләр бар инде. Тик озакка микән?

М. гаиләсенә кердек. Ирле–хатынлы алкогольле эчемлек кулланган өчен исәпкә куелган булган. Ире исерек килеш егылып ятып, бармакларын да өшеткән. Хәзер икенче төркем инвалид. Беркайда да эшләми. Нигә, дигән сорауга кулын гына күрсәтә. Эшлим, дигән кешегә бармаклар булмау киртәмени? Казанга барып, каравылчы булып урнаш. Өч балалары бар бит. Олы уллары армиядә хезмәт итә, кызлары Казанда укый, төпчекләре яннарында. Бөтен тормышны бер хатын җилкәсенә аударып калдыру ир кеше эше түгел?

И. гаиләсе язмышы бөтенләй тетрәндерде. Өч баласын иренә, кайнатасы белән кайнанасына калдырып чыгып киткән да, хатын хәзер теләсә кайда теләсә нишләп йөри.

– Өч баласын алып, Яңа Кенәргә кайтып киткән иде. “Балаларны алып китегез, мескеннәр, ачлар, өй саен ашарга сорап йөриләр”, – дигәч, йөрәк түзмәде. 7, 6, 3 яшьлек сабыйлар бит әле. “Без каткан ипи ашадык, күгәргәнен әни безгә бирмәде, үзе ашады”, – дип искә төшерәләр хәзер. Әниләре 2–3 кияүдә булды бугай инде. Хәзер Әтнәдә яши, диләр. Балаларга бирелә торган субсидияләрне алып барырга башы эшли. Әллә нигә бер балалар янына, дип килеп китә, тик ник бер күчтәнәче булсын. Языгыз әле, башкаларга гыйбрәт, аңа оят булмас микән, – диде кайнанасы.

– Бер ханым турында язган бар иде инде. Бер ир–ат белән гаилә корып, эчүен дә ташлаган, ана хокукыннан мәхрүм ителеп, икенче кешегә тәрбиягә бирелгән балаларын да кире кайтарган иде. Тик ул яңадан эчә башлаган һәм берсеннән–берсе кечкенә балалары өчен яңадан кыямәт көне башланган. Өйләрендә пычрак, балаларның ашарларына юк, – диде Алсу Һидиятуллина. – Бу хәлләрне искә алып, өе тулы бала–чага булган Ә., вакыты–вакыты белән “гастрольләргә” китәргә яраткан К., тор- мышлары уңайланып барган 6 балалы А. гаиләләре кире элеккеге гамәлләренә кире кайтмаслар, дип ышанасы килә.

Беркайда эшләмичә өйдә яткан, көн дә исерек, көнләшүе белән үзен талап торган Г. язмышы йөрәккә таш булып ятты. Алардан чыгып киткәч тә, өч баласы хакына, дип 10 ел буе шундый газаплы тормышта яшәргә мәҗбүр булган хатын күз алдыннан китмәде.

– Түзә алмыйча, берара үзе дә эчеп алды. Хәзер Казанда эшли. Шунысы гына бар, ул эштә вакытта 12, 8, 5 яшьтәге өч бала исерек әти белән кала. Менә күрәсез, йорт башлыгы әле дә исерек, – диде Алсу Һидиятуллина. – Балалар кызганыч. Ни өчен бер гөнаһсыз сабыйлар әле яши генә башлаган килеш мондый тормышка дучар ителергә тиеш?

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International