Каз канаты каурый-каурый
Тышта буран улый. Ачы суык җил эчкә кадәр үтеп керә. Менә шундый кыш тиздән, бик тиздән дилбегәне үз кулына аласын белдергән көннәрнең берсендә 9нчы “Шатлык” балалар бакчасында җәйдәй җылы, ямьле, матур бәйрәм булды. Бу көнне биредә “Каз өмәсе” үткәрелде.
– Каз өмәсе көзге авылның иң яраткан йола–бәйрәмнәренең берсе булган. Кызлар, яшь киленнәр каз суйган йортка җыйналып өмә үткәргәннәр, каз мамыгы йолкыганнар. Аннан казларны чиләк-көянтәләргә асып су буена юарга төшкәннәр. Бәлеш пешкән. Кичен җыр-биюле кичке уенга җыелганнар. Менә шушы матур гадәтләрне кечкенәдән үк балаларга җиткерү, киләчәктә дә аларны саклау максатыннан оештырылды бу бәйрәм, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.
Бу йоланы безгә 11, 12нче төркем балалары (тәрбиячеләре Р.Идия- това, А. Минһаҗева, Ч.Гарипова, Р.Фәйзиева, татар теле белгечләре А.Котдусова, М.Шиһапова) күрсәтте. Кунакка балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылган иде. Малайлар һәм кызлар каз каурыйлары сыдырдылар, каз белән бәйле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, татар халкының “Зәңгәр чәчәк” җырлы-биюле уенын, “Каз канаты” биюен башкардылар, хезмәт турында мәкальләр әйттеләр, казлар каңгылдашып хуҗаларын уяткан һәм шуның нәтиҗәсендә туган җирне дошманнан саклап калган кешеләр турындагы гыйбарәне искә төшерделәр.
Бераздан бәйрәмгә ямь өстәп, каз мамыгы арасында уйнаган Акбаш белән Йомшаккай килеп керде. Шунда Йомшаккай тычканнарны куа башламасынмы? Балалар никадәр тырышсалар да, тычканнар песи тырнагына эләкте шул. Аннан әби белән бабай үзләрен татар халкының милли ризыклары белән “сыйлады”. Шул уңайдан тәмле ашлар турында шигырьләр дә искә төште.
– Бик матур кичә булды бу, рәхмәт сезгә, – диде Надия Мифтахетдинова.
Ә дүрт оныгы шушы балалар бакчасында тәрбияләнгән Разыя Гайнетдинова әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән рәхмәтен белдереп, истәлеккә чиккән сөлге тапшырды.
– Шушындый очрашулар оештыручы, өлкәннәргә дә ихтирам белән караучы, балаларда кечкенәдән борынгы гореф–гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүче коллективка зур рәхмәт, – диде хезмәт ветераны Рая Фәтхуллина. – Безнең киләчәкнең фундаменты – шушы балалар кулында.
Ул көнне балалар бакчасына кунакка “Сөембикә” журналы журналисты Асия Юнысова да кайткан иде. Ул соңыннан тәрбиячеләр, әни- әбиләр белән аралашты.
– Надия Мифтахетдинованы югалткан идем. Беркөн шалтырата. “Мин бу, таныйсызмы?”– ди. Һәм менә мин басу уртасындагы “Шатлык”та. Район җирендә балаларга шундый игътибар булуына исем китте. Минем өчен балалар бакчасы мич башы булды. Әниләр эшкә киткәндә менеп утырам, кайтканда төшәм. Хәзер балалар кечкенәдән тулы бер университет белеме алалар, билләһи. Шулай булыр- га тиеш тә. Балачак иң авыр көннәрендә дә кеше күңелен җылытырлык матур мизгел ул, – диде Асия Юнысова. – Ә бүгенге бәйрәм искиткеч зур тәрбияви мәгънәгә ия. Балалар татар телен белеп үссеннәр, милләттән аерылмасыннар. Милләттән аерылган кеше бик бәхетсез була.
Тәрбиячеләр аның шигырьләрен дә укыдылар, җырларын да башкардылар. Асия ханым үзе турында сөйләде, күңел түрендә җыелып килгән яшерен хисләре белән дә уртаклашты.
Гөлсинә Зәкиева