Күкрәк сөтең тәме телемдә

2015 елның 27 ноябре, җомга

Күкрәк сөтең тәме телемдә

Әниләр көне уңаеннан мәкаләне язасы көнем иртәдән үк күңелле башланды.

Малайларны Арчаның 10нчы бакчасына илткәч, балаларның шкаф ишегендәге үзебезнең сүрәтләрне күргәч, рәхәтләнеп көлештек. Ә балалар: “Әни мин сине, әнә, ничек матур итеп ясадым!” – дип сөенеште. Безгә озын куллы, нәзек аяклы, әрекмән колаклы, кишер борынлы, шакмак күзле, зур авызлы, тузган чәчле әниләр карап тора иде... Бу безгә зур бүләк булды! Рәхмәт.

Якты уйлар белән район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә юл алдым. Анда бүлек мөдире Раушания Хәсәнова, бәби тапкан әниләр белән сөйләштем. Мәш килеп фотога төштек.

– Октябрьдә 750 грамм авырлыкта туган баланы да саклап кала алдык әле без! – дип шаккатыра Раушания Яхиевна. – Бала тугач та аваз салды, хәтта бармагын авызына капты... Бала да, ана да исән-саулар, хәзер өйләрендә үсәләр.

Наласадан Гөлия Фәттахова өченче баласын тудырган.

– Кызым Наилә туды, – дип сабыен күкрәгенә кысты ул. – Олысы Булат 7 яшьтә, Ания 5 яшьтә. Балалар дип яшибез. Мактасалар яратабыз. Сау-сәламәт, игелекле булып үссеннәр.

Арчадан Лилия Хәкимова беренче баласын тудырган. 24 яшьтә.

– Бала тапкач, нинди хисләр кичердең? – дип сорыйм.

Лилиянең күзләреннән мөлдерәп яшьләр чыкты.

– Нәрсә җитә ана булуга, дидем...

Бүлмәдәшләре Люда Фәйзрахманованың да шулай ук беренчесе.

– Әниләр көне уңаеннан әниләрегезгә нинди теләкләрегез бар? – дип сорыйм.

Яшь әниләрнең күзләре дымланды.

– Исән-сау булсыннар, бик озак яшәсеннәр иде!

Раушания Яхиевна белән элеккеге яшь әниләрне искә төшерәбез. Чын мәгънәсендә ул аларны сагына.

– Бала тугач, ничек итеп сөенә белә иде алар! И-и, балам җаным, дия-дия, иң тәмле сүзләрен әйтерләр иде.

Бала тудыру бүлегеннән чыккач, тәмле телле әниләрнең хәлләрен белештем. Арчаның шәрык өлешендә яшәүче өч бала әнисе, сәүдәдә эшләгән 68 яшьлек Кифая Хәмитова:

– Бала табар вакытым җитте, – дип сөйли. – Акушер Камәрия апа эчемне тотып карады да, икәү түгелме икән, дип куркытты. Аннан мине тынычландырыр өчен, юктыр, берәү генәдер, диде. 2 августта игезәк кызларым Лилия белән Алия туды. Әтиләре Вагыйз нефтьче, өйгә атнага бер генә тапкыр кайта. Әни авылда. Берүземә өч бала. Олысына, малайга 1 яшь тә 10 ай гына иде. Бер бүлмәдә дүртәү без. Идәнгә матрас җәеп ятар идем. Миңа 28 яшь тә тулмаган иде, әтиләре фаҗигале төстә үлде. Ярый әле өч балам бар, ялгыз калсаң нишләрсең, дип шөкер иттем.

– Кызыгыз Лилия татар халкының яраткан җырчысы. Лилиягә җырлау сәләте кемнән күчте?

– Әтиләре Вагыйз бик матур җырлый иде.

– Теләкләрегез.

– Аллага шөкер, хәзер бар да бар, балалар исән-сау булсыннар, күңел, илебез тыныч булсын!

Кызылъяр авылыннан 75 яшьлек Рәдифә Галимҗанова:

– 14 яшемнән гомерем буе сыер саудым. Мөхәммәт белән (хәзер мәрхүм инде) 5 бала үстердек, – дип сөйләде. – Бер улым Раил Әфганстанга эләкте. Ай, сеңлем җаным, балаңның сугышка керүе бик яман икән. Хаты килсә дә, бу минутларда исәнме икән, дип елар идем. Телевизордан барлык яңалыкларны карап бардык. Аллага шөкер, сугыштан исән-сау кайтты, орден белән кайтты. Мунча кереп чыккач, аягындагы ярасын күреп алдым, алай икән бу дидем, аңа тагын йөрәгем әрнеде. Балаларны әйбәт, ярдәмче булсыннар дип үстердек. Аллага шөкер, кайтып-китеп йөриләр, телефоннар тынып тормый.

...Әни, газиз әниләр. Күк-рәк сөтең тәме телемдә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International