Төзегәннең киләчәге бар

2015 елның 27 ноябре, җомга

Төзегәннең киләчәге бар

“Северный” хуҗалыгы фермаларында һәрвакыт тәртип. Һәр кеше үз эшендә. Илдус фермасы мөдире Илдар Хәйретдинов белән силос чокыры янында очраштык. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга өйрәнгән ул. Бу хезмәтендә 19 ел, шуның 11 елы Шекә фермасында үткән.

— Бу фермада барысы 1060 баш терлек бар, — диде ул. — Шөкер, быел азык җитәрлек, сыерларга моңарчы сенаж бирә идек, менә кукуруз силосына күчтек. Таналарга, бозауларга солы пешереп ашатабыз.

Сыерларга — 3, аерым савудагыларына 4әр килограмм катнаш азык бирәләр. Бер килограмм кукуруз оны, бер килограмм сыра чүпрәсе өстәлә. Кукурузны үзләрендә тарталар. Тагын тарткан ылыс кушыла. Кардаларга салам кертелгән.

Алдынгы сыер савучылар Гүзәлия Сафина, Зөлфия Әкбәрова әйбәт күрсәткечләргә ирешәләр.

Бозаулату бүлегендәге тәртипкә сокланып йөрдек. Биредә 40 сыер, алар көндез дә, төнлә дә игътибар үзәгендә. Сәрия Хәмитова көндезге сменада, кичкә алмашчылар килә.

Мөдир белән тагын бер торакка керәбез. Фәридә Абдуллина белән Әлфия Кәримова бозауларны башка фермага җибәргәннәр дә, идән юып, дезинфекция ясау белән мәшгульләр. Монда яңалары керәчәк, менә шулай үстереп, алыштырып торалар.

Терлекчеләр хезмәт хакын вакытында алып баралар, алар моңа бик шат.

Сыерларның көрлегенә, чисталыгына игътибар иттек. “Быел сыер башына 70әр сум түләнә”, — ди мөдир.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин Носыга барганда быел көздән барлык басуларны эшкәртеп калдырулары, шактый гына мәйданда тирәнәйтү үткәрелүе турында сөйләп барды.

— Быел төзелешләр күп булды, — диде ул. — Носыда республика программасы буенча ике торак, бәрәңге базы яңартылды. Ашлык киптерү, чистарту җайланмаларын сафка бастырдык. Киләсе елда шушы бригадада 200ме, 400ме башка торак төзергә уйлыйбыз. Фермада эшлим дип торган кешеләребез бар бит.

Яңа сафка баскан сыерлар торагында шартлар заманча, терлекчеләргә дә рәхәтләнеп эшлисе генә. Ял итү, сөт блогы, белгечләр бүлмәләрендә, коридорда стеналарга, идәнгә плитка җәелгән. Чисталык, пөхтәлек күңелгә рәхәтлек бирә.

Бозаулату бүлеге дә яңа. Апалы–сеңелле Бәдилә Җәләлиева белән Гадилә Камалетдинованы мактап сөйләде ферма мөдире Данил Ногманов. Ул үзе дә эшне оештыра белә, ферманың яңаруына да бик канәгать.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International