Онытылмаслык булды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Онытылмаслык булды

Бакчабызда сөекле әниләргә багышлап “Әнкәй — җирдә иң зур кеше” дигән кичә–бәйге булды.

Кичәгә әниләребез бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Һәр команда өйдә татар халкының тәмле чәй ризыгын пешереп, аны жюри хозурына матур шигырьләр белән тәкъдим итте. Ә инде газиз әниләребез бишек җырларын башкарганда залдагы тамашачы тын да алмый тыңлап утырды. Әйе, онытылмаслык минутлар иде ул! “Тапкырлар”, “Каләм алдым кулыма”, “Реклама” һ.б. бәйгеләрдә әниләребезгә тиңнәр юк иде. Афәрин, әниләр!

Кичә җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге концерт номерлары тәрбиячеләр һәм монда хезмәт куючы хезмәткәрләр тарафыннан оештырылды.

Безгә онытылмаслык хатирәләр бүләк итүче кадерле әниләргә һәм кичәне оештыручыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга эшләрендә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

Зөлфия Вәлиева,

11нче балалар бакчасы тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International