Апаз мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Миннебаева Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкиленең Арча районы буенча җәмәгать ярдәмчесе булган. Ул моңа бәйгедә катнашкан 472 бала арасында җиңү яулап ирешкән. Бу хакта безгә мәктәпнең педагог-оештыручысы Римма Ибраһимова хәбәр итте.