Һәр тармакның үз кагыйдәсе
“Арча КСМ”ы ширкәтендә Арча муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советының күчмә утырышы булды.
– Моннан алда ЗУЭСта чираттан тыш утырыш булды, – диде район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров. – Юл–транспорт һәлакәтенә очрап, биредә эшләгән бер кеше һәлак булып, икенчесе тән җәрәхәтләре алган иде. Анда сүз шул хакта барды. Ә монысы төзелеш оешмаларында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга багышланды.
Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче оешмаларның хезмәтне саклау буенча үз кагыйдәләре бар. Эшчеләр кирәк булган барлык саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Моңа бар да – махсус баш, өс киемнәре, биеклектә эшләүчеләр өчен саклану билбаулары, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган дарулар белән аптечка, эчү өчен чиста су булуы, төзелеш мәйданчыгының яктыртылуы, керү–чыгу юлларының, аеруча куркыныч зоналарның махсус билгеләр белән күрсәтелүе, краннарның кузгалмый, куркыныч тудырмый торган итеп беркетелеп куелуы һәм башкалар керә. Шуларны төшендерү максатында махсус укулар да оештырыла.
Безнең райондагы барлык булган төзелеш оешмаларында әлеге һәм монда телгә алынмыйча калган, әмма бик мөһим булган техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме? Чираттагы координацион совет утырышында нәкъ менә шушы сорауга җавап эзләделәр. Һәр төзелеш оешмасының куркынычсызлык техникасы буенча белгече чыгыш ясап, бу юнәлештә үзләрендә эшнең ничек торышы белән таныштырды.
– 4–5 декабрьдә төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча яңа кагыйдәләргә багышланган укулар булачак. Аңа бару мәҗбүри. Аңлыйбыз, бу акчага бәйле әйбер. Һәркем үзенең мөмкинчелегеннән чыгып эш итә. Шулай да кимендә 3 кешене генә булса да җибәреп, укытып кайтарырга кирәк. Ә алар кайткач башкаларны укытырлар, – диде Муллахмәт Әскәров.
Белгечләр бу мәсьәлә буенча да фикер алыштылар һәм Арчага кайтып укытуны оештыру уңайлы булыр иде дигән карарга килделәр. Шуны искә алып, укулар 4–5 декабрьдә Арчада уздырылачак.
– Сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы әйберләр белән эшләүчеләргә медицина күзәтүе үтү мәҗбүри. Аннан, исегезгә төшерәм, рейс алдыннан һәм кайткач транспорт белән идарә итүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү лицензияләнгән булырга тиеш. Лицензиясез медицина хезмәте күрсәткән өчен штраф каралган, – диде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча һәм Биектау районнары территориаль бүлеге баш белгеч–эксперты Фердинат Зәйнуллин. – Һәр тармакның үзенең расланган махсус эш киемнәре исемлеге бар. Шуннан чыгып төзелештә эшләүчеләр махсус киемнәр белән тәэмин ителергә тиеш. Һәм алар кул куеп алынсын. Махсус кием була торып та аннан файдаланмасалар, нәтиҗәсе өчен үзләре җавап бирәләр.
Бер уңайдан ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин транспорт чарасы белән идарә иткәндә спиртлы эчемлекләр кулланмаска, тизлекне арттырмаска, каршы як полосага узарга чыкмаска кирәклеге турында җиткерде, оешмалардагы хезмәт куркынычсызлыгы буенча белгечләргә бу хакта эшчеләргә дә кат–кат исләренә төшерергә кушты.
Соңгы вакытта террорчылык актлары турында еш ишетеп торабыз. Утырышта бу хакта да сүз булды. Төзелеш оешмаларында да сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителде.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм координацион совет җитәкчесе Рамил Гарифҗанов катнашты һәм алып барды.
Гөлсинә Зәкиева