Ә күңелдә сүнмәс ут яна
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан Мәдәният йортында оештырылган концерттан зур дулкынлану белән чыктым. Хәер, мин генә түгел, кем белән сөйләшсәм дә, ярый килгәнмен әле, бик шәп концерт булды, елап та, җырлап та утырдым, дип әйтүчеләр бар иде.
Район башлыгы Илшат Нуриев та сәхнәгә чыккач:
– Килгәнемә сөенеп бетә алмыйм, – диде.
Әйе, бу дөньяны күрергә кирәк. Очрашу тәмамланып ишектән чыкканда, коляскалы кызга ишекне зур итеп ачып, хәтта көтеп торып, тамашачының юл бирүе тәэсирле күренеш иде. Димәк, очрашу бушка үтмәгән. Яныбызда кем барлыгын да күрмичә, ашыга-кабалана, этешә-төртешә ишеккә ташлану түгел иде инде бу.
Алга киткән чит илләргә баручылар болай дип сөйли: “Бу ил инвалидлардан гына тора диярсең, кызыксынгач, шуны беләсең, инвалидлар үз дөньяларына бикләнеп, өйдә ятмый икән, алар кеше арасына чыга, җәмгыятькә файда китерергә тырыша, белем ала, һөнәр үзләштерә, эшли...”
Хәзер бездә дә уңай якка үзгәрешләр бар. Район башлыгы Илшат Нуриев хастаханә, мәктәпләрне ныклап төзекләндергәндә мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар эшләнүе турында сөйләде, сораулар булганда үзенә мөрәҗәгать итү һәм килә алмаганнарның өенә бару мөмкинлеге барлыгын әйтте. Республика күләмендәге ярышларда призлы урыннарны алган балаларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар: өстәл теннисы һәм бочче буенча Ришат Әхмәдуллин, Айрат Низамов, Шаһзод Әхмәтҗанов, бочче буенча Зилә Сөнгатуллина, Ралина Шакирова, Рамил Шәрәфетдинов, Рәсим Әхмәтҗанов, Тимур Рәхмәтуллин, Илнар Ильязов, кул көрәше һәм чаңгы буенча Рим Вәлиәхмәтов, кул көрәше буенча Рәмис Сәфәров.
Балаларның җыр, бию- ләрен яратып карадык. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов Хәния Хәбибуллина, Татьяна Белголова, Илүс Галимов, Гөлүсә Гарифҗанова, Рәнис Хәйруллин, Аделина Вафина, Руслан Хәбибуллин, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе гармунчылар ансамбленә, биючеләргә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның концерты белән башланган иде.
– 1971 елда, миңа 5 яшь вакытта, хромка алып кайтып бирделәр, – дип сөйләде бөтенләй дә күрмәүче Закир Шаһбан. – Үзләре печәнгә киттеләр. Печәннән кайтканда мин хромкада уйнарга өйрәнгән идем инде.
Хатыны Гөлүсә аның исеменнән шигырь язган:
Гомерем минем
тоташ караңгылык,
Ә күңелдә сүнмәс
ут яна...
Әйе, алар күңелендә сүнмәс ут яна. Соңыннан кичәне алып барган Гүзәл Абдуллина белән сөйләштем.
– Миңа 20 яшь, – дип сөйләде ул. – Күпербаштан. Өйдә укыдым. Тегәм, чигәм, ашарга пешерәм. Шигырьләр язам. Массажист курсларын тәмамладым. Хәзерге вакытта югары белем алам. Теләгем юрист булу.
Әнә шундый тырыш, тормышны яратучы кешеләрдән үрнәк алырга кирәк безгә.
Румия Надршина