Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе белән берлектә Россия Конституциясе көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Мин җиңүчеләр илендә яшим!” дигән рәсем конкурсы оештыра. Рәсемнәрегезне 2015 елның 11 декабренә кадәр 422000, Арча шәһәре, Банк урамы 2а йорт адресы буенча “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә җибәрергә кирәк.