“Әни” диеп язып куйдым яңа яуган ак карга…

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

“Әни” диеп язып куйдым яңа яуган ак карга…

Әни. Әни белән бәби. Бер-берсеннән аерылгысыз ике сүз. Ике сүз генә түгел, ике җан. Әниләр көненә багышланган бу язманы шушы сүзләр белән башлап җибәрәсе килде. Моның өчен җирлек тә бар. Бу көнне Арча үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә өч бала дөньяга аваз салды. Бәйрәм уңаеннан иң зур бүләк менә шушыдыр, мөгаен. Кәчедән Раилә Вәлиева, Түбән Орыдан Лилия Вафина, Яңа Кырлайдан Алия Мортазинаны чын күңелдән котлыйбыз.

Әниләр көне… Аны хәзер һәркайда – балалар бакчасымы ул, мәктәпме, мәдәният учреждениесеме – зурлап билгеләп үтәләр. Быел да нинди генә чаралар оештырылмады. Безгә мәгьлүм булган берничәсен искә алып китәсе килә. Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Иң-иң кадерлеләребез” дип исемләнгән кичә оештырылуы турында хәбәр иттеләр. Арча үзәк китап- ханәсе балалар белән “Иң яраткан, иң кадерле әнием” кичәсен оештырса, балалар йортларыннан опекага бала алып, аларга ана назы, ана җылысы биргән аналарны да кунакка чакырырга онытмаган. Кушлавычта “Әнкәйләргә якты йолдыз, я кояштан һәйкәл салырлык” дигән кичә бик матур үткән.

– Лесхоз мәктәбе коллективы Әниләр көне уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында зур концерт куйды. Анда 50дән артык бала катнашты. Бу чараны оештыруда башлап йөргән мәктәп директоры Васыйл Шакировка, хореограф Зөлфия Кочуровага рәхмәтебез чиксез зур, – дип махсус редакциягә килеп рәхмәтен җиткерде Лесхоз мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Һадиева.

Арчаның 9нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында да нәниләр әниләренә чын бәйрәм бүләк иткән. Сабыйларыбызның шигырь сөйләүләре, биюләре, җырлаулары әниләр өчен үзе үк зур бүләк түгелмени?! Ә биредә бәйрәмнәрне оештыра беләләр. Кичәләрнең берсе генә дә музыкаль хезмәткәрләр Алсу Галиуллина, Гөлнара Гәрәева тырышлыгыннан башка үтми. Ә алар тотынса…Алсу белән Гөлнара үзләре дә сәхнәләргә менеп җырлыйлар икән бит. Ә сәнгатькә гашыйк кеше нечкә күңелле, хисле була. Алар менә шул тойгыларны балаларга да бирә.

Арча Мәдәният йортында үткән кичәгә төрле әниләр чакырылган иде. Төрле диюем, шөгыльләре, хезмәтләре буенча. Аларны, гомумән, барлык әниләрне котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Сәхнәгә бер-бер артлы әниләр, әтиләр һәм балалар чакырылды. Беренче булып анда Наласадан 50 елдан артык тату гомер иткән Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар урын алды.

–Гаиләдә төп рольне хатын–кыз уйный, – диде Илдар абый. – Яшь вакытта да, картайгач бигрәк тә. Хатын–кызны сакларга кирәк.

– Безгә Аллаһы Тәгалә әниләр, әбиләр булу мөмкинлеге биргән. Заманында бик күп авырлыклар күрдек. Илләр тыныч булып, балаларыбыз хөрмәтенә озак еллар яшәргә насыйп булсын, – дип өстәде Флера апа.

Луиза һәм Ринат Хәбибрахмановларга сокланырлык. Үзләренең ике балалары янына алар тагын гаилә җылысына сусаган, әни, әти сүзен әйтергә тилмергән дүрт бертуган сабыйны тәрбия- гә алганнар. Хәзер әнә тулы зур бер гаилә булып яшиләр.

– Кечкенәдән тәрбиягә бала алу теләгем бар иде. Тик әни риза булмады. Хыялымны үзем тормышка ашырдым. Ирем башта риза булмаган иде, аны да күндердем. Хәзер бик ярата үзләрен, буш вакыты булдымы, шулар янында, – ди Луиза.

Кичәгә өч буын укытучылар династиясе – Сания һәм Наил Гыйниятуллиннар гаиләсе дә чакырылган иде. Икесенең дә әти–әниләре укытучы булган, үзләре дә 40 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән. Хәзер аларның эшен уллары Руслан һәм киленнәре Гөлназ дәвам итә.

– Нинди эшкә тотынсак та, беренче булып әти- әнине күз алдына китерәбез, аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп эшләргә тырышабыз, – ди киленнәре Гөлназ.

Иске Чүриледән Арча үзәк хастаханәсе балалар табибы Альфира һәм укытучы Рамил Гарифуллиннар, Үрнәктән агросәнәгать көллиятендә эшләүче Гөлнара һәм Рим Әүхәдиевлар, Айваннан эшмәкәрләр Илсөя һәм Нафил Гатауллиннар, Курса-Почмактан күп балалы Сәрия һәм Ранил Фәсхиевлар гаиләләре дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бу көнне район җитәкчеләре тарафыннан әйтелгән котлау сүзләре, җырлар, биюләр – бар да аларга багышланды, алар хөрмәтенә булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International