Үрнәк алырлык
“Татарстан” агрофирмасы базасында “Арча” ширкәтенә кергән хуҗалыклар (“Татарстан”, “Северный”, “Акчишмә”, “Мәрҗани”, “Арча”) җитәкчеләре, белгечләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда терлекчелектә ун айлык эшкә йомгак ясалды, алда торган бурычлар ачыкланды.
Башта Кәче, Чулпан, Иске Чүриле фермаларында терлекләрне кышлатуның барышы, эшнең оештырылуы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу булды.
Иң беренче барлык терлекләрнең ачык һавада булуы игътибарны җәлеп итте. Семинар үткәрелгән өчен генә түгел бу.
— Буаз таналар гына абзарга керә безнең, — дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдус Сабиров. — Калганнары бар да кардада. Бозауларны анасы янында бер тәүлек кенә тотабыз, аннан соң сәламәт дип саналган сыерларның гына сөтен эчерәбез.
Бозаулату торагында коры, бер ис тә юк, аны агартып торалар.
— Бозаулар үлеме ешая башлагач без Белоруссия белгечләре белән хезмәттәшлек итә башладык, — ди хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрданов. — Алар безгә яңа рацион тәкъдим иттеләр, шуның нигезендә ашата башлагач хәл бөтенләй үзгәрде.
Бозауларга 7 көннән 75 көнгә кадәр арпа, солы, кукурузны бөртек килеш ашаталар, аңа биоөстәмәләр дә кушылгач бик яратып ашыйлар икән. Солы пешереп кесәл ясап бирәләр.
Хуҗалыктагы үгез бозауларны бер фермага туплыйлар. Ит тапшырудан килгән акча беренче чиратта хезмәт хакы түләүгә тотыла. Һәркем һәр айның кайсы көнендә акча аласын белеп тора.
Сыерларның чисталыгы өчен ай саен бер башка 100әр сум түлиләр. Бер җайга салынгач бу эш тә үз көенә бара, авырсынучы юк.
Чулпан фермасында үгезләрне Расил Хафизовның гаилә әгъзалары карый. Хатыны Мөршидә, абыйсы Ришат (тракторда), киленнәре Динара, туганнары Данис Шәрифуллин 400дән артык терлек тәрбиялиләр. Кызлары Алия дә булыша. Менә шушы гаилә быел унбер айда 1029 центнер ит җитештергән, уртача тәүлеклек артым — 800 грамм. Унбер айда 10 млн. сумнан артык акча эшләп биргәннәр.
— Расил Хафизов тагын 100 баш терлек бирегез, карданы үзебез ясыйбыз, дип сорый әле, — ди Рүзәл Мәрданов.
Иске Чүриледә дә терлекләр технология нигезендә асрала. Хәзерге вакытта 300 тана каплатылган.
— Төп акча терлекчелектән керә, — диде “Арча” ширкәте генераль директоры урынбасары Зиннәтулла Вәлиуллин ун айлык эшкә йомгак ясап. — Симертүдәге терлекләргә тәрбия яхшы булырга тиеш. Терлекчелектә эшне “Татарстан”, “Северный” ширкәтләре дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов “Арча” ширкәте составындагы һәр хуҗалыкта азыкларда нинди матдәләр җитмәве, рационны баету юллары турында һәркем аңларлык итеп сөйләде.
Ильяс Фәттахов