Һөнәрле кеше югалмый

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Һөнәрле кеше югалмый

Җомга көннәрендә район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенә кунакка килә.

— Безне автобус белән килеп алдылар, кайтарып куйдылар, — ди Сеҗе мәктәбенең 9нчы сыйныф җитәкчесе Нурзилә Минһаҗева. — Балалар бик тәэсирләнеп, ошатып кайтты. Көллияттә чис- талык, пөхтәлек, бар да ягымлылар. Сыйныфта 19 укучы, көллияттә укырга теләүчеләре дә бар. Тик әле төп уйлары имтиханнар турында. Аттестат алмыйча көллияткә кереп булмый икән бит.

Хәсәншәех мәктәбенең 9нчы сыйныф җитәкчесе Гөлфирә Зәкиева да укучыларының көллиятне бик ошатып кайтуларын әйтә. Сигез укучының 4се бик яхшы билгеләренә генә укучылар, ике укучы көллияттә укырга ниятли.

— Көллияттәге шартлар, безгә булган җылы караш, гомуми торак — һәммәсе искиткеч. Дәресләрдә дә булдык, уку йортының тарихы, бүгенгесе турында видео- фильмны кызыксынып карадык, — ди ул.

Узган җомгада көллияткә Түбән Мәтәскә һәм Лесхоз мәктәпләре укучылары килгән иде. Алар белән дәресләргә кердек, укытучылар кыска гына вакыт эчендә укучыларның нәрсәгә өйрәнүләре белән таныштырып чыктылар.

Көллияттә, ике филиа- лын да кертеп, 600дән артык укучы белем ала, һөнәр үзләштерә. Биредә ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә киләчәк тормышларында бик кирәкле булачак һөнәрләргә өйрәтәләр. Авыл хуҗалыгы механикалаштыру бүлегендә техник-механик, тракторчы-машинист, машина йөртүчеләр әзерлиләр.

Көллиятнең матди–техник базасы заман таләп-ләренә җавап бирерлек. Ныклап төзекләндерелгәннән соң шартлар да күпкә уңайланды. Аның ишеген ачып кергәч тә коллектив хезмәткәрләре һәм студентлар тудырган гаҗәеп дөньяга килеп керәсең. Коллектив төрле тармаклар өчен кирәкле кадрлар әзерләү буенча үз эшчәнлегендә яңа өстенлекле юнәлешләр эзли һәм таба.

Көллияттә теориягә өйрәтү буенча кабинетлар гына да 23, өйрәтү остаханәләре, компьютер сыйныфлары, техник хезмәт күрсәтү пункты, спорт һәм тренажер заллары, ачык стадион, китапханә, 200 урынлы гомуми торак, ашханә, медицина пункты, музей. Автомобиль, трактор, комбайннар дистәләгән. 120 гектарда өйрәтү хуҗалыгы бар. Ашханәдәге карабодай — үзләренеке. Ашатуны арзанайту өчен игәбез, диләр. Агрономия бүлегендә игенче өчен кирәкле төп нигезләрне төшендерәләр.

Профильле югары уку йортларына бердәм дәүләт имтиханы бирмичә 3нче курска алалар.

— Әмма бирегә киләм дә, утырып торып вакыт үткәрәм дә, югары уку йортына китәм, дигән фикер туа күрмәсен, — диделәр укытучылар әңгәмә вакытында. — Иң төп таләп — тырышып укырга кирәк. Стипендия дә “2”ле алучыларга түләнми.

Быел республикада “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүче булган Илнар Гыйниятов әнә шундый юлны үтеп югары белем алган. Хәзер көллияттә укыта.

Көллияттә элекке укучылары — республикада гына түгел, илдә танылган шәхесләр белән горурланалар. Шәрифулла Сәгъдуллин, Илсур Шәйхетдинов — Социалистик Хезмәт Геройлары. Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Закиров та биредә укыган.

— Безнең районда эшче һөнәрләргә өйрәтә торган шундый үзенчәлекле уку йорты булу үзе зур бәхет инде ул, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Тугызынчы сыйныф укучылары киләчәккә тормыш юлларын сайлау алдында. Көллият белән якыннан танышу аларга бу юнәлештә ныклы карарга килергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Казанда эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионаты да булачак бит әле. Бу да эшче һөнәрләрне сайлауга этәргеч булачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International