Әниләр һәм бәбиләр
Гадәти концерт булмады ул. Спектакль–концерт, дисәң дә була. Дөресрәге, спектакль концерт номерлары белән аралаштырып баетылган, тулыландырылган. Әмма җыр–биюләр эчтәлеге белән аңа шулкадәр тәңгәл килә, барысы бергә бер бөтен әйбер, диярсең.
Әлеге тамашаны карарга бармаучыларны кызык- тыра алдыммы? Ә ул, чыннан да, кызыгырлык иде, рәхәтләнеп, бар дөньямны онытып карап утырдым. Нинди театр артистлары чыгыш ясаганлыгын беләсегез килә инде. Үзебезнекеләр, дип горурланып әйтә алам. Гап–гади, әмма районда оештырылган бик күп чараларда чыгыш ясап, чын сәнгать кешесенә әверелеп барган балалар бакчалары хезмәткәрләре.
Алар Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” (режиссеры Рафис Сәлахетдинов) пьесасын сәхнәләштергән иде. Караганым бар бу спектакльне, хәтта бер тапкыр гына да түгел. Әмма арчалылар образларны бөтенләй икенче төрле, үзләренчә бирде. Рафис- ның бер уңай ягы бар, ул һәр режиссерга да хастыр, мөгаен, башта шул пьеса геройлары белән бергә “яши”, аларны һәрьяклап өйрәнә, үзләштерә, шуннан соң гына ул рольгә бар яктан да туры килә торган артистларны куя. Һәм уңышлы чыга да. Карагыз, баласын балалар тудыру йортында калдырып чыгып киткән Дилеммага (Гүзәлия Исмәгыйлева). Тискәре роль, уйнавы искиткеч авыр. Әмма ул аны үзенә генә хас булган осталык белән ачып сала. Ә Алтынчәч? Валентина? Баласыз хатын? Һәрберсе үзләренчә кызыклы һәм күңелгә якын образлар. Һәм нәкъ менә үзебезнең Гөлфинур Гыйльметдинова, Гөлназ Садыйкова, Гөлнур Муллахмәтова башкаруында. Күп балалы ана Гөлфинә ролен башкарган Алсу Хөснетдинова турында әйтеп тә торасы юк. Ул тамашачыны көлдерде дә, уйландырды да. Алар бар да сәхнәдә уйнамадылар, яшәделәр. Бу артист өчен бик зур әйбер. Шушы ук сүзләр Зилә Зыятдинова, Гөлнара Шәвәлиевага да кагыла.
Шул ук вакытта аның концерты да барды бит әле. Балалар бакчалары музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре аерым да, дуэт, ансамбль белән дә җырладылар, биеделәр, шигырьләр дә сөйләделәр. Хатын-кызлардан гына торган коллективка ниндидер чара оештыру бераз кыенрак. Әмма юлын тапканнар, хатын-кызлар гына уйнаган спектаклен дә сайлаганнар, татар биюендә егет булып киенеп чыгарга да күп сорап тормаганнар. Ә нәрсә, кай җире белән егеттән ким? Бөтен сәхнәне дер селкеттеләр.
Таралганда тамашачының йөзендә сәхнәдәге тамаша караудан калган елмаю әле сүнмәгән иде.
— Шулхәтле ошады, рәхәтләнеп ял итеп утыр-дым. Безнең арчалылар хәзер бар яктан да булдыра. Киләчәктә дә шулай җырлап, уйнап, матур итеп яшәсеннәр, — диде Зәйнәп ханым.
Ә алар шулай яши дә. Хезмәтен дә башкара, ялын да итә, кирәк икән, концертын да куя, спектаклен дә. Һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре кебек югары дәрәҗәдә.
Гөлсинә Зәкиева