Алтын туйлары белән котладылар

2015 елның 4 декабре, җомга

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина белән “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе урынбасары Рафил Абдуллин Сарай-Чокырча авылында яшәүче Гөлфәрия һәм Фәһеметдин Хәйретдиновларны алтын туйлары белән котладылар.

Юбилярлар икесе дә күп еллар колхозда көч түккән кешеләр. Гөлфәрия мәктәпне тәмамлагач та фермада эшли башлады. Фәһеметдин шофер булып эшләде.

Әлеге гаилә ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерде, күп санлы оныклары бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International