Һәр нәрсә тәртип ярата

2015 елның 4 декабре, җомга

Һәр нәрсә тәртип ярата

Алкоголь продукциясен сатучы эшмәкәрләрне хәзер бер нәрсә борчый: спиртлы эчемлекләрне Бердәм дәүләт автоматлаштырылган система аша (ЕГАИС) алу һәм сату.

Яңа закон нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан спиртлы эчемлекләрне кибетләргә күпләп алганда бары тик шушы система аша уздырырга кирәк булачак. Ә кибетләрдә сату 2016 елның 1 июленнән шәһәрләрдә, 2017 елның 1 июленнән авылларда әлеге система аша башкарылачак.

Спиртлы эчемлекләрнең кодын компьютерга тоташтырылган сканер аша уздырып кабул итү һәм сату дигән сүз бу, ягьни һәр шешәнең мәгъ- лүматлары ачыкланып сатылачак. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрләр Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белән очрашты. Ул “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән түгәрәк өстәл артында үтте.

– Бу система (ЕГАИС) – безнең сәүдә предприя- тиеләре киштәләреннән легаль булмаган алкогольне алу адымнарының берсе, – дип сөйләде журналистларга Игорь Марченко. Һәм ул респуб- ликада бүген алкоголь продукциясен сатучыларны тулысынча саклап калуның әһәмиятен дә әйтте. Чөнки эшмәкәрләр туктаса, алар урынын итәк астыннан сатучы “әбиләр” һәм башка шундый ялган аракы сатучылар алачак.

Безнең районда хәл ничек тора соң? Шушы сорау белән Татарстан Респуб- ликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.

– Спиртлы эчемлекләрне сату итүче 186 сәүдә ноктасының 17се ЕГАИС системасына тоташты һәм шуңа әзерләнә, – дип сөйләде Булат Кадыйров. – Алар “Надежда”, “Круг”, “Гомуми туклану”, “Айракс”, “Арыш мае”, “Марат” һ.б. ширкәтләрнең кибетләре. Ә барысы бездә 43 сәүдә ширкәте бар. “Магнит”, “Пятерочка”, “Эссен” кебек федераль дәрәҗәсендәге кибетләр әлеге системага тоташырга әзерләнү стадиясендә. Җиһазларын алганнар, персоналларын укытканнар. Бөтенләй дә кузгалмаган районнар бар әле. Законда үзгәреш булмасмы икән дип көтәләр. Әмма 2016 елның 1 гыйн- варына вакыт аз калып бара. Өлгерергә кирәк. ЕГАИС системасына тоташмаганнарга штрафлар булачак. Штрафлар түләгәнче әлеге системага тоташып куюың хәерлерәк.

Эшмәкәрләрнең фикерләре белән кызыксындык. Шушмабаштан Фәрит Әсәтов:

– Әлегә мин бу эшкә тотынмадым, – дип сөйләде. – Закон көченә керсә дә, штрафны салмыйча торырлар әле. ЕГАИСны күз алдына китерүе дә кыен. Фирмалардан күпләп сатып алганда һәр шешәне сканер аша чыгару өчен күпме вакыт кирәк булачак. Яртышар машина спиртлы эчемлек алып кайтабыз без. Һәр шешәне сканер аша ничек кабул итеп бетерергә кирәк? Тартма белән кабул ителсә, эчендә нәрсә булмас?! Менә без авылларга хезмәт күрсәтәбез. Ярый ла Интернет әйбәт эшләсә! Ут бетсә, нишләргә, сатмый торыр- гамы?

– Туп-туры әйтимме: ЕГАИСны кемгә акча кирәк, шул уйлап чыгарган, – дип сөйли “Круг” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Закиров. – Дөрес, без моңа тотындык, “Реванш” белән килешү төзедек, акчасын күчердек, җиһазларын көтәбез. Әмма моның файдасы булырмы икән? Чөнки авылларда кулдан 5 литрлы спиртны 500 сумга алуны кулайрак күрәләр. Автолавкада спиртлы эчемлекләрне сатуны оештырдык. Ярты литрның бәясен 200 сумга куйдык. Алмыйлар.

ЕГАИС системасы көйләнеп китсә дә, бездә аның җаен табалар, дип әйтүчеләр дә бар. Кайберәүләр шик белдерә: кече һәм урта бизнес вәкилләрен аяктан екмасмы ул? Акчага бәйле һәр яңалык шулай шау-шу тудырырга тиештер, мөгаен. Эшмәкәрләр сүзен югарыдагылар ишетсә дә, илдә алкоголь продукциясен сатуны тәртипкә салу мәсьәләсе кискен булганлыктан, закон көчендә калачак, диләр. ЕГАИС, бәлки, чыннан да үтемле чара булыр?

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International